Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Олы Елга авылында гомер кичерүче Миннегөл апа белән Рифкат абый Шәрәфиевләрнең гаилә коруларына шушы көннәрдә 50 ел тулды

Гамәлләре белән алар күпләргә үрнәк. Бергә ярты гасыр гомер кичкәннәр алар. Бер-берсе белән иңгә-иң торып, балаларына да менә дигән хезмәт тәрбиясе бирә алуларыннан да күренеп тора.

Тормыш булгач төрле хәлләр булгандыр. Авыл җирендә яшәүче күпләр кебек кыенлыкларны да күп татыганнар. Иртә таңнан торып өч балаларын калдырып хуҗалык эшенә чыгып йөгерү җиңел булмагандыр, билгеле. Рифкат абый колхозда ягулык ташу машинасында эшләгәнлектән, алданрак чират алу нияте белән бик иртә шәһәргә ашыккан. Миннегөл апа фермага эшкә чапкан. Шулай итеп алар гомерләре буена колхозда хезмәт куйганнар һәм макталганнар. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев бу гаилә турында бик күп җылы сүзләр әйтте. Әйе, алар икесе олы хөрмәтләүләргә лаеклы. Миннегөл апа 40 ел фермада эшләгән, 14 яшеннән сыер сауган. Бозаулар караган. Моннан тыш та әле алар үзярдәмче хуҗалыгында абзар тутырып терлекләр асраганнар. Рифкат абый исә чирек гасырдан артык ягулык ташу машинасында эшләгәннән соң, озак еллар дәвамында колхозның төзү бригадасында йөри. Әле бүген дә эштән калмый ул, терлекчелек комплексында хезмәт куя. Иң мөһиме, аларның балалары өчен бер вакытта да йөзләре кызармый. Фәрит белән Фәргат механизатор хезмәтендә макталалар, кызлары Гүзәлия әнисе кебек тормышын терлекчелеккә бәйләгән. Авылда бүген хезмәт сөючән Шәрәфиевләр гаиләсен бик күпләр өчен үрнәк итеп күрсәтергә була.

Идрис Аметов.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев