Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Әниемә чәчәк бәйләме”

Әни. Бу сүз эченә күпме наз, җылылык, сабырлык һәм бәхет сыйган. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырларын көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр. Дөньядагы бердәнбер, иң матур, иң кирәкле, иң татлы сүз ул. "Әнкәй" дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә. Иң кыен чакларда да...

Әни. Бу сүз эченә күпме наз, җылылык, сабырлык һәм бәхет сыйган. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырларын көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр. Дөньядагы бердәнбер, иң матур, иң кирәкле, иң татлы сүз ул. "Әнкәй" дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә. Иң кыен чакларда да без әнкәйләрне искә алып, алар кочагына йөгереп, аларның төпле киңәшенә сусап киләбез. Тырышып укырга, эшләргә, яхшы күңелле, кешеләргә ярдәмчел, игелекле булырга өйрәтә аларның һәр сүзе, һәр киңәше. Һәр елны, әниләргә багышланган бәйрәм көнен, халыкны социаль яклау бүлеге тирән хөрмәт һәм игътибар белән билгеләп үтә. 26 ноябрь көнне бинабызга, бәйгедә катнашу өчен, җиң сызганып хезмәт итүче, үрнәк балалар үстерүче, актив яшәүче гаиләләр чакырулы иде. Әлбәттә, һәр гаилә дә үзенчәлекле, һәр гаилә дә төрле сәләтләргә ия.
Иң беренче чыгыш ясаучы Әнисә Кәримова гаиләсе. Әнисә Югары Тегермәнлек авылының "Акчарлак" балалар йортында озак еллар хезмәт итә, сабыйлар тәрбияли, ана назыннан мәхрүм калган сабыйларга үз җылысын бирә. Бүгенге көндә ул бик бай ханым-тормыш иптәше белән 3 сылу кыз тәрбиялиләр.
Икенче булып сүз Ильмира Сатдинова гаиләсенә тапшырылды. Ильмира Корноухово авылында урнашкан картлар йортында шәфкать туташы вазыйфасын башкара, ярдәмчесез, яклаучысыз калган карт-карчыкларга үзенең мөлаем карашын жәлләмичә, аларның күңел китеклеген тулылыландыра. Бүгенге көндә Ильмира, тормыш иптәше белән 2 малай тәрбиялиләр.
Өченче булып үз осталыкларын Алсу Мөхәммәтҗанова гаиләсе күрсәтте. Бүгенге көндә Алсу халыкны социаль яклау бүлегенең өйдә ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәткәр булып эшли. Ул үзе тәрбияли торган әбиләргә кыз да, онык та, дус та, киңәшче дә, серәшче дә, ярдәмче дә. Һәр көнне аларның ялгыз дөньяларын тулыландыру өчен бар көчен куя. Алсу үзенең чын тәрбияче булуын белдерде. Тормыш иптәше белән, 2 кыз, 1 малай үстерәләр.
Һәр гаиләгә дипломнар, открыткалар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев