Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Мошенниклар капкынына эләкмәгез

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча дәүләт автомобиль инспекциясе соңгы вакытта туганнарыгыз юл-транспорт фаҗигасенә эләкте, аны җаваплылыктан коткару өчен акча кирәк дип гражданнарны алдау очраклары күбәюен хәбәр итә. Мошенниклар үзләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре дип таныштырып корбаннарына (алар гадәттә өлкән яшьтәге кешеләр) шалтыраталар һәм якын туганыгыз (улыгыз, оныгыгыз) юл-транспорт фаҗигасы ясады, анда...

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча дәүләт автомобиль инспекциясе соңгы вакытта туганнарыгыз юл-транспорт фаҗигасенә эләкте, аны җаваплылыктан коткару өчен акча кирәк дип гражданнарны алдау очраклары күбәюен хәбәр итә.
Мошенниклар үзләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре дип таныштырып корбаннарына (алар гадәттә өлкән яшьтәге кешеләр) шалтыраталар һәм якын туганыгыз (улыгыз, оныгыгыз) юл-транспорт фаҗигасы ясады, анда зыян күрүчеләр булды дип куркыталар. Бу ситуацияне "көйләү" өчен билгеле бер суммада акча күчерергә кирәклеген әйтәләр. Билгеле бер вакыттан соң берниди авария булмаганлыгы, ышанучан кешеләрнең мошенниклар капкынына эләгүе ачыклана.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча дәүләт автомобиль инспекциясе республика халкын чит кешеләр белән телефоннан сөйләшкәндә уяу булырга киңәш итә. Телефоннан якыныгыз теге яки бу бәлага тарыды дип хәбәр итсәләр, аларның таләпләрен үтәргә ашыкмагыз. Иң элек имештер бәлага тарыган туганыгызга, мошенниклар шуннан дип атаган оешмага шалтыратыгыз. Шулай ук тору урыныгыздагы полиция органына 02 телефоны аша хәбәр итегез.
Гражданнарның исләренә төшерәбез: әгәр юл хәрәкәтендә катнашучы юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булса, полиция хезмәткәрләре билгеләнгән тәртиптә эш итәләр. Транспортчы административ штраф рәвешендә җәза каралган кагыйдә бозуын таныса, аңа карата административ хокук бозуы турында карар чыгарыла. Әгәр инде транспортчы гаебен танымаса, яки бу төр кагыйдә бозу өчен машина йөртү таныклыгын алу каралган булса, административ хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм административ тикшерү билгеләнә. Административ штрафны салынганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Штрафны ТР хөкүмәтенең электрон терминаллары (инфоматлар) аша һәм финанс-кредит оешмаларында түләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев