Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Мошенниклар азына, яңа ысуллар таба

Күрелгән профилактик чараларга, халыкны газета, телевидение аша даими кисәтеп торуга карамастан, 2011 елның икенче яртыеллыгында Татарстан Республикасы территориясендә социаль мошенниклыкка каршы көрәш буенча оператив хәл катлаулы булып кала бирә. Агымдагы елның өченче кварталында гына да шушы категориядәге 119 җинаять теркәлде.

Жиңел акча яратучы җинаятьчеләр ышанучан кешеләрне, бигрәк тә өлкәннәрне алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгара торалар. Аларның "кармагына" эләкмәвегезне теләп, иң еш очрый торган алдашу схемаларын бәян итәбез.
Октябрь аенда Чистай районы территориясендә телефон аша мошенниклыкның ике очрагы теркәлде.
10 октябрьдә билгесез кеше пенсионерка С. га улына карата физик көч куллану белән янап 20.000 сум акча күчерүен таләп итә. Пенсионерка терминал аша мошенникларның абонент номерына 5.500 сум акча күчерә.
17 октябрьдә икенче бер пенсионерны улыгызны үтерәбез дип куркытып, абонент номерына 8000 сум акча салдырттыралар.
Бу җәһәттән хөрмәтле пенсионерларыбызга киңәшләребез бар.
Әгәр сезгә телефон аша улыгыз, оныгыгыз яки башка берәр якыныгыз җинаять кылды, авария ясады, аны җаваплылыктан коткару өчен акча таләп ителә дип шалтыратсалар, алар атаган абонентка акча салырга ашыкмагыз. Кичекмәстән әлеге хәл турында туганнарыгызга, дусларыгызга һәм әлбәттә, полициягә хәбәр итегез.
Таныш түгел кешеләргә ышанмагыз, алар белән ачылып китеп сөйләшмәгез, йортыгызга, фатирыгызга кертмәгез. Артык таләпчәнлек күрсәтсәләр, полициягә шалтырату белән куркытыгыз.
Телефон аша берәр төрле товар тәкъдим итүчеләр, сезгә ярдәм күрсәтергә, истәлекләрегезне язып алырга йортыгызга киләбез диючеләргә дә ризалык бирмәгез. Балаларым, туганнарым белән киңәшәм, алар янында гына сезнең белән очрашам дип, җавап бирегез.
Хөкүмәт бүләкләрегезне (орденнар, медальләр, Почет Грамоталары һ. б.) беркемгә дә бирмәгез. Алар бары тик сезнеке.
Ялгыз яшәсәгез, бу хакта таныш түгел кешеләргә сөйләп йөрмәгез.
Полиция менә шушуы гади генә кагыйдәләрне үтәвегезне сорый. Әгәр инде алдашу корбаны булсагыз, мөмкин кадәр тизрәк полициягә хәбәр итегез. Шуны онытмагыз: никадәр тизрәк шалтыратасыз, җинаятьчеләрне табу да шул кадәр җиңелрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X