Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Кадастр инженерының абруе үз кулында

Менә бер ел инде җир участокларын ызанлау, ызан планнарын төзү белән кадастр инженерлары шөгыльләнәләр. Алар квалификацион аттестатлары булган кадастр эшләрен башкаручылар. Үзләренең эшчәнлек нәтиҗәләре, репутацияләре өчен персональ рәвештә җавап бирәләр. Кадастр инженеры квалификация аттестатын һәркем дә ала алмый. Дәгъва белдерүченең закон таләпләренә туры килүе генә аз. Россиянең икътисад үсеш министрлыгы...

Менә бер ел инде җир участокларын ызанлау, ызан планнарын төзү белән кадастр инженерлары шөгыльләнәләр. Алар квалификацион аттестатлары булган кадастр эшләрен башкаручылар. Үзләренең эшчәнлек нәтиҗәләре, репутацияләре өчен персональ рәвештә җавап бирәләр.
Кадастр инженеры квалификация аттестатын һәркем дә ала алмый. Дәгъва белдерүченең закон таләпләренә туры килүе генә аз. Россиянең икътисад үсеш министрлыгы әмере белән Татарстанда төзелгән комиссиягә квалификацион имтихан да тапшырырга кирәк. Димәк, кадастр эшчәнлеге өлкәсендә очраклы кешеләр булмаска тиеш кебек. Әмма кадастр палатасына кадастр исәбе үткәрүгә кире кагылган яки вакытлыча туктатылган кешеләр даими рәвештә мөрәҗәгать итәләр. Сәбәбе бер ызан планы тиешенчә рәсмиләштерелмәгән.
Ызан планы Россия икътисад үсеш министрлыгы әмере (№ 412, 24.11.2008) таләпләренә туры килерлек итеп рәсмиләштерелгән булырга тиеш. ТР буенча "Кадастр палатасы" федераль бюджет учреждениесе кадастр инженеры төзегән документны тикшерә. Шул тикшерү нәтиҗәләре буенча кадастр исәбе органы объектны дәүләт исәбенә куя яки кире кага, исәпкә куюдан туктатып тора.
Җир участогы хуҗаларына җир участогын ызанлау һәм кирәкле документларны әзерләү өчен белгеч сайлаганчы тәкъдимнәр базарын өйрәнергә киңәш итәбез. Бүгенге көндә Татарстанда 400 дән артык квалификацияле кадастр инженеры эшли. Араларында күп еллык стажы булган, нык белемле яхшы репутациялеләре дә байтак.
Әгәр сезне сыйфатсыз төзелгән ызан планы аркасында берничә тапкыр кире борсалар, берничә ай вакытыгызны әрәм итсәгез бер генә юл бар-кадастр инженерын сыйфатсыз эше, срокларны бозганы өчен җавапка тарту.
Беренчедән, кадастр эшләре заказчысы үз мәнфәгатьләрен яклау өчен судка мөрәҗәгать итә ала. РФ административ хокук бозулар кодексының 14.35 маддәсе буенча кадастр эшчәнлеген башкаручы ызан планы, җир участогы чикләрен килештерү акты, техник план яки тикшерү актында алдан белә торып дөрес булмаган мәгълүмат кертсә, әгәр бу җинаять җаваплылыгына тарта торган гамәл булмаса аңа административ штраф салына яки ул 3 елга кадәр дисквалификацияләнә.
Икенчедән, кадастр инженеры аттестатыннан һәм кадастр эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Квалификация комиссиясе кадастр исәбе органыннан кадастр инженерының эшчәнлеге турында мәгълүматлар ала, ызан паннарын сыйфатсыз башкару сәбәпле, кире кагулар (отказ) саны һәм сәбәпләрен анализлый. Әгәр бер календарь елында кадастр палатасы инженер әзерләгән документларның закон таләпләренә туры килмәве нәтиҗәсендә кире бору турында уннан артык карар чыгарса, аның аттестаты алына. Бәян ителгәннәрне йомгакап шуны әйтәсем килә, күчемсез милеккә хокукларыгызны рәсмиләштерү алдыннан үзегезнең хокукларыгызны өйрәнегез, белгечләрнең бурычлары белән танышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев