Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Чит илдән азык-төлек кертүне тыю: Русия моны Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп эшли

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Русиягә кайбер Көнбатыш илләреннән ашамлыклар кертүне тыю күрсәтмәсен имзалады.

Хөкүмәтнең интернеттагы сәхифәсендә Русиягә кертү тыелган азык-төлекнең исемлеге бар. АКШ, Европа Берлеге илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядә үстерелгән һәм җитештерелгән сыер һәм дуңгыз, кош ите, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчә, чикләвек һәм сөт азыкларын кертү бер елга тыела.

Русия моны Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп эшли. Әлеге күрсәтмәне чәршәмбе көнне президент Владимир Путин биргән иде. Киләсе атнада Мәскәү Беларустан ашамлыклар кертүне арттыру турында сөйләшүләр уздырачак.


Бу тыюны Русиядә төрле хисләр белән каршы алдылар, күбесе чит ил тауарларын куллануын таный. Алардан башка тормышны күз алдына китерә алмаучылар да бар. Яшелчә, җиләк-җимеш, кием-салым, косметика чит илнеке булуын әйттеләр. Әмма күбесе Русия хакимиятенең чит ил тауарларын тыю карары белән килешә.

(matbugat.ru)

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев