Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Бердәмроссиялеләр очрашуларны дәвам иттерәләр

Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекге сайлаучыларга, халыкка үзенең үзгә стратегиясен, тактикасын тәкъдим итте. Ул халыкка бик якын арадан торып аралашу, проблемалар хакында уртага салып сөйләшү, приоретив мәсьәләләрне билгеләүдән гыйбарәт. Безнең округтан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин бу көннәрдә җирлекләрдә халык белән очраша.

Шундый очрашуларның берсе Олы Солтан авылы җирлегендә узды. Очрашуга халык күп җыелган иде. Моның сәбәбе дә бар-соңгы елларда авыл күләмендә тормышка ашырылучы социаль проектлар кысаларында шактый матур үзгәрешләр кичерде. Авыл үзәгендә сафка баскан мәдәни универсаль үзәк үзе генә дә ни тора?! Халык асфальт юллардан гына җилдерә бүген. Авылда заманча яңа йортлар калка башлады. Авыл җирлегендә эшләүче инвесторлар да үзләренең "булдыклыкларын" исбатлый киләләр, елдан-ел эшчәнлекләрен киңәйтә, төрләндерә баралар. Бу исә үз чиратында халыкка яңа эш урыннары тудыра дигән сүз.

Очрашуда чыгыш ясаучы Дмитрий Самаренкин да республикабыз җитәкчелеге алып барган сәясәтнең асылында күзгә күренеп тормышка ашырылучы проектларга тукталды. Бу уңайдан, депутатыбызның үзенең дә район халкын эшле итү, аның мохтаҗ катламына химаячелек кылуы, районкүләм чараларда ярдәм кулы сузу кебек юнәлешләрдә нык актив гамәлләрен билгеләп үтү урынлы булыр.

Солтанлылар да очрашуда үз фикерләрен, үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Иң куанычлысы, күпләр үзләренең республика, район җитәбкчелеге тарафыннан булган игътибарга канәгать булуларын белдерделәр. Авыл уртасында күпер төзү мәсьәләләрен күтәргән кешеләр өчен район башлыгы Илһам Валеевның җавабы яңгырады. Ул бу объектның планга кертелүе һәм аның тормышка ашырылачагы хакында җиткерде.

Очрашу соңыннан аерым сөйләшүләр, күзгә-күз карап аңлашулар җирлегендә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X