Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Армиягә теләп баралар

1 апрельдән районда язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Ватанны саклау буенча гражданлык бурычларын үтәргә вакыт җиткән яшь балыкбистәлеләр тиздән хәрби форма киячәкләр.

Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында булачак солдатлар медицина комиссиясе узалар. Армиягә алынучыларның сәламәтлеге бүгенге көндә табиблар өчен дә, хәрби комиссариат өчен дә, егетләрнең үзләре өчен дә мөһим мәсьәлә. Армиягә нык, сәламәт солдатлар кирәк шул.
-Соңгы елларда яшьләр Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә уңай карый башладылар,-ди беренче бүлек начальнигы Марат Гыйльметдинов. -Егетләр армиягә теләп баралар. Бу җәмгыятьтә армиягә карашның үзгәрүе, хәрби кораллы көчләрдә кертелгән яңалыкларга бәйле, әлбәттә. Армиядә бер генә ел хезмәт итү, хезмәт шартларының үзгәрүе дә уңай йогынты ясады. Хәзер солдатларның ял көннәре бар, акчаны да күбрәк алалар. Алар нарядлардан азат ителделәр. Ата-аналары, дуслары белән аралашу өчен телефоннардан файдалана алалар. Хәрби хезмәтне уңышлы тәмамлаган егетләргә югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләренә конкурстан тыш керү өчен рекомендацияләр бирелә. Хәрбиләр өчен мондый ташламалар елдан-ел арта.
Армиягә барырга җыенган яшьләрнең дә фикерләрен сораштык.
-Вакытында армиядә хезмәт итеп кайту өчен Чистай авыл хуҗалыгы техникумының читтән торып уку бүлегенә күчтем,-ди Татар Мордовасы авылыннан Илназ Фәррахов.
-Армиядә хезмәт итү һәр гражданинның абруйлы бурычы. Бу минем үземә дә кирәк. Кулында корал тотмаган, хәрби форма кимәгән кеше чын ир-егет була алмый инде.
-Минем ике абыем армиядә хезмәт иттеләр. Хәзер миңа чират җитте,-дип әңгәмәгә кушылды Корноухово егете Максим Алексеев. -Алар миңа хәрби хезмәт турында күп сөйләделәр.Мин дә абыемнарның берсе кебек һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим. Спорт белән шөгыльләнәм. Казан автомобиль юллары лицеен тәмамладым.
Армиягә чакырылучыларның сәламәтлеге турында сорау белән без комиссиянең өлкән табибы Булат Әминовка мөрәҗәгать иттек.
-Берникадәр уңай үзгәрешләр сизелә,-диде ул. -Егетләр үз саулыкларыннан азрак зарлана башладылар. Элек кайберәүләре булмаган авыруларны да уйлап чыгаралар иде. Без, әлбәттә, барлык зарларны игътибар белән тыңлыйбыз. Егетләрне медицина тикшеренүенә җибәрәбез. Егетләрнең саулыгы мактанырлык түгел шул. Кагыйдә буларак, дөрес тукланмаудан, зарарлы гадәтләрдән, сәламәт яшәү рәвеше алып бармаудан килеп чыккан авырулар күп.
-Чакыру комиссиясе план нигезендә эшли,-диде ТР хәрби комиссариатының Балык бистәсе районы буенча бүлеге начальнигы Фәрит Ваһапов. -Традиция буенча язгы чакырылышта армиягә китүчеләр көзгесенә караганда артыграк була. Бүгенге армиягә баручы егетләрнең яртысы диярлек университетлар, техникумнар, лицейлар тәмамлаган егетләр. Бу хәрби кораллы көчләргә укымышлы, әзерлекле солдатлар килә дигән сүз. Балык бистәсе егетләре дә гражданлык бурычларын намус белән үтәрләр, өйләренә чын ир-егетләр булып кайтырлар дип ышанам.

Рәсемдә: егетләр комиссия уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев