Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Уяу булыйк!

Россиядә, шул исәптән безнең республикада терроризм, экстремизм күренешләренә каршы җитди көрәш алып барыла. Шул нисбәттән, агымдагы елның 7-20 ноябрендә Татарстан территориясендә Милли терроризмга каршы көрәш комитеты аппараты җитәкчелегендә "Казан-Антитеррор-2011" оператив- тактик уеннар үткәреләчәк. Аның максатлары, уздырылу шартлары турында сөйләвен сорап Россия эчке эшләр Министрлыгының Балык бистәсе районы бүлеге начальнигы урынбасары,...

- Александр Геннадьевич, аңлавымча бу уеннар шактый масштаблы булачак. Кыскача аның ничек үткәреләчәге турында сөйләгез әле.
-"Казан-Антитеррор-2011" шартлары буенча республикага туристлар, эш эзләүчеләр сурәтендә "диверсион-террористик группа" килүе көтелә. Алар автотранспорт, самолет, тимер юл транспорты белән дә килергә мөмкиннәр. Казанда, аңа якын торак пунктларда базалар, яшерен корал складлары оештырулары да планлаштырыла. Террорчылар Универсиада-2013 спорт комплексына, вокзалларга, кибетләргә, халык күпләп йөри торган башка объектларга үтеп кереп, шартлаткыч җайланма муляжлары урнаштырырга маташачаклар. Тотаклар (заложник) алырга омтылулары да бар.
- Казанда узачак уеннарга безнең район халкының нинди катнашы бар соң?
- Безнең район республикабыз башкаласыннан ерак түгел. Шуңа да "диверсантларның" районыбыз торак пунктларына килеп фатирга кертүне, автотранспортны арендага бирүне сорап мөрәҗәгать итүләре бик мөмкин. Билгесез кеше теге яки бу оешмага, фәлән кешегә тапшырырга дип сумка, пакет бирергә маташса да уяу булыгыз. Кибетләрдә, аптекалар да зур күләмдә химик матдәләр сатып алучыларга, төрле учреждениеләрнең эшчәнлеге белән кызыксынучыларга,аларны фотога төшерүчеләргә карата да игътибарлы булыгыз.
- Бу чорда барыбызга да игътибарлы, уяу булырга кирәк, димәк.
-Уеннар вакытында гына түгел, һәрвакыт уяу булырга кирәк инде. Аеруча мөһим объектларда, вокзалларда, транспортта, су кудыру станцияләрендә, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының административ биналарында, мәгариф, медицина учреҗдениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү зарур. Югарыда саналган объектларның, аларның территорияләренең сакланганлыгын, каравыл сигнализациянең төзеклеген кат-кат тикшерү зыян итмәс. Алар янәшәсендә хуҗасыз автотранспорт, шикле предметларга да игътибар итәргә кирәк.
Әгәр торак пунктларда шикле кешеләр очратсагыз, хуҗасыз сумка, пакетларга, шартлаткычларга охшаган предметларга тап булсагыз кичекмәстән махсус службаларның бердәм телефонына (8843) 231-49-00) шалтыратып хәбәр итегез. "Казан-Антитеррор-2011" оператив-тактик уеннарга уен итеп кенә карарга ярамый. Чөнки хәзерге заманда бер генә торак пункт та террорчылар һөҗүменнән хали түгел. Ә без аларга тиешле җавап кайтарырга һәрвакыт әзер булырга тиеш.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев