Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Районыбызда яңартылган Котлы Бөкәш подстанциясе файдалануга тапшырылды

Аның проекты инде 2000 елларда ук туган булса да, нигездә, әлеге подстанциядә реконструкция эшләрен моннан ике ел элек башланып китә. Бүгенге көнгә биредә башкарылган эшләрнең күләменә күз салганда, адәм күзе ышанмаслык колачлы гамәлләр кылынганлыгына инанасың.

Олы бер энергетиклар шәһәре барлыкка килгән дисәк тә, хаклык ярылып ята. Яңа заманча биналар калыккан, супер ышанычлы җиһазлар урнаштырылган, хезмәт шартларының бөтен таләпләренә туры килерлек материаль-техник база барлыкка килгән. Яңартылган подстанцияне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ильшат Фардиев, район башлыгы Илһам Валеев, акционерлык җәмгыятенең директорлар Советы әгъзалары һәм башка бик күп кунаклар кайтты.
-Бүген биредә тапшырылган подстанция республикабызның биш районын, Казан зонасын, Удмуртия һәм Киров өлкәләрен өзлексез электр уты белән тәэмин итүдә ышанычлы звено булып тора,-диде Илдар Халиков бу объектның олы әһәмиятен ассызыклап.
-Үзенчәлекле ягы шунда булды, барлык эшләр элеккеге кулланылыштагы станцияне сүндермичә эшләнүгә ирешә алдык. Яңа заман подстанция тапшырылу Идел буе электр челтәренең ярты гасырлык юбилей көннәренә туры килүе, икеләтә шатлык булды,-диде Ильшат Фардиев. Аның әйтүенчә, куелган яңа җиһазлар үзебезнең илдә җитештерелгән.
Шунысын да билгеләп үтик, бу объект Түбән Кама-Казан энергосистемасында төп бәйләүче боҗраларның берсе булып тора. Аннан килә, яңарту эшләрен алып барганда, 2015 һәм 2018 елларда Казан шәһәрендә узачак олы дөньяви спорт ярышлары вакытында электр уты белән өзлексез тәэмин итүне дә күздә тотканнар. Ә без бу гигант олы чылбырның Балык бистәсендәге кыйммәтле боҗрасының ышанычлы хезмәт итүен теләп калыйк.
Тантана азагында әлеге подстанция төзелешендә үзләреннән лаеклы өлеш керткән төзүчеләргә, инженерларга, проект хуҗаларына дәүләт бүләкләре, дипломнар, тармак билгеләре тапшырылды. Алар арасында Котлы Бөкәш подстанциясендә хезмәт куйган шактый гына якташларыбыз да бар.
Ирексездән, якташ шагыйребез Кадыйр Сибгатуллинның: "Еллар гасырлардан көчлерәк",-дигән канатлы сүзләре искә төшә. бу очракта алар нәкъ менә кыска гына вакытта шушы чыганакны торгызучылар адресына яңгырый кебек.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото автроныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев