Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Чит балалар булмый

"Акчарлак" социаль приютында тәрбияләнүче балалар янында кунаклар еш була. Игелекле йөрәкле зур җитәкчеләр дә, гади кешеләр дә балалар янына бүләкләр белән киләләр. Ә бу юлы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре килделәр.

Алар балаларның яшәү, уку шартлары белән таныштылар. Биредә тормыш-көнкүреш өчен бөтен нәрсә дә бар. Балаларга бары тик ата-ана назы гына җитми.


"Акчарлак" социаль приюты 2003 елда авыр тормыш ситуациясендә калган, балигъ булмаганнарга социаль ярдәм күрсәтү өчен оештырыла. 10 ел эчендә тәрбиячеләрнең кайгыртучан кулы аша 585 бала узган.


-Биредә йөрәкләре яралы балалар яши,-ди район социаль яклау бүлеге начальнигы А.Вафина. -Аларның йөрәкләрен савыктыру безнең төп бурыч.


Кунакларны Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге башлыгы А.Фатыйхов, "Акчарлак" приюты директоры Р.Сафиуллин сәламләделәр. Аннары тәрбияче А.Шаһидуллин социаль приютның тормышы һәм эшчәнлеге турында презентация күрсәтте.
Балалар кунаклар өчен экологик темага театральләшкән тамаша әзерләгәннәр. Алар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, табышмаклар чиштеләр.


-Сезнең өстә мөһим социаль һәм әхлакый функция,-диде очрашу ахырында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин. -Сез балаларга иң якын торучылар, аларның нинди шартларда яшәвен яхшы беләсез. Шуңа да проблемалардан читләшмәгез, авылларда балаларны тиешенчә тәрбияләмәүче фактлар булса, кичекмәстән безгә мөрәҗәгать итегез. Алар барысы да безнең балалар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X