" Безнең хезмәттә каникуллар, яллар юк "
Әнә шулай ди район хастаханәсенең баш табибы Мансур Рафагат улы.
Аның әйтүенчә, врачлар Яңа ел ялларында тәүлек буе кизү торалар. Моннан тыш, 3 һәм 6 январь көннәрендә хастаханә тулы составта эшләячәк. Баш табиб Яңа ел бәйрәменең тыныч узуын да билгеләп үтте. "Табигать шартларының кискен үзгәреп торуы йөрәк, кан басымы белән авыручыларда авыруларын кискенләштерергә мөмкин . Шуңа күрә, авыру аз гына сиздереп ала икән , тиз арада врачка мөрәҗәгать итү хәерлерәк ", - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев