Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Чыршыларда Яңа ел утлары гына янсын

"Чыршыкай янма" Балык бистәсе дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге менә шундый девиз астында якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан райондагы объектларга тикшерү уздыра башлады. Нинди әзерлек чаралары күрергә кирәк соң? Бу хакта Алексеевск һәм Балык бистәсе районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге урынбасары Андрей Мишин сөйли.

-Яңа ел чыршысы урнаштырылачак, фасадлары бизәләчәк барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, предприятие-оешма биналарын җентекләп тикшерү күздә тотыла. Шуңа да объект җитәкчеләренә алдан ук бәйрәм уздыру датасын килештерергә, җаваплы кешеләр билгеләргә, янгынга каршы чаралар уздырырга кирәк.
Чыршыларны янучан материаллардан ясалган уенчыклар белән бизәү, шәмнәр кабызу, кулдан ясалган гирляндалар, пиротехник әйберләр куллану тыела. Чыршы һәм фасадларны бизәгәндә электр яктырткычларны "Электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләре" (ПУЭ) буенча саклагычлар (предохранительләр) аша тоташтыру зарур.
Сөйләгәннәрне, кинәш-сыйфатларны Илгиз Җамалиев язып алды.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев