Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Нәтиҗәсе барыбыз өчен дә аяныч...

Гадәттә без күп кенә көндәлек проблемаларыбызда гаепне торак-коммуналь хуҗалыклары адресына юлларга ашыгабыз. Ә чынлыкта исә үзебездә дә гаеп җитәрлек. "Балык бистәсе" МУП җитәкчесе урынбасары Наил Минвәлиев белән безнең бүгенге әңгәмәбез шул проблемаларыбызның берсе-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәү мәсьәләсе хакында булыр.

Хезмәт күрсәтү-ул бит товар, ә аның өчен түләү шарт. Торак коммуналь хуҗалык системасы исә нәкъ менә үзара килешүләрнең үтәлешенә турыдан-туры бәйле. Аның бер генә чылбырында өзеклек туа икән, димәк, система тулаем эффектлылыкка ирешә алмый, бер урында чокыр казый дигән сүз.
-Бүгенге көнгә район үзәге халкының торак коммуналь хезмәтләре өчен кичектергән бурычы 710 мең сумнан артып китә. Моннан тыш аерым оешма-предприятиеләр, төзү оешмалары 1 млн. 200 мең сумга бурычлы булып торалар. Үз чиратыбызда без электр энергиясе, газ, ягулык өчен вакытында исәп-хисап ясый алмыйбыз. Шул җирлектә, "сакаллы" бурычлылар белән судка кадәр барып җитәргә мәҗбүрбез. Мондый тотрыксызлык безгә нормаль хезмәт күрсәтергә нык комачаулык итә. Мисал өчен "Газпром" алдындагы бурычыбызны вакытында түли алмавыбыз гына да безнең өчен 17 мең сумнан артык пеня һәм суд расходлары белән бәһаләнде.
Ә бит бу сумма аннан коммуналь торак хезмәте күрсәтү тарифының күтәрелүенә китерә. Бу акчаларны каплау өчен безнең башка таяныр чыганагыбыз юк. Менә шуннан уйланып карыйк: кемнәрнеңдер вакытында түләмәве башка түләүчеләр өстенә төшә түгелме? Ә бурычлыларның исә пенялары үсә бара, үз хезмәткәрләребезгә хезмәт хакы түләү тоткарлана, налоглар өчен вакытында күчерә алмыйбыз. Менә шуннан безгә карата административ чаралар күрү башлана. Иң кызганычы, ваемсызлар аркасында намуслы түләүчеләргә сыйфатлы хезмәт вакытында тиешле итеп барып ирешә алмый.
-Түләү тоткарлануларның килеп чыгуы ни сәбәптәндер диеп уйлыйсыз?
-Барыннан да элек бу кайбер клиентларыбызның җавапсызлыгы нәтиҗәсе. Дөрес, сәбәпләрне төрле җирлектән табарга була инде ул-тарифларның югары, хезмәт хакының түбән булуыннан, эшсезлектән һәм башкалардан. Тик шуны онытмыйк, аз тәэмин ителешле гаиләләргә бу максатларда субсидияләр бирелә. Эшсез бурычлыларны без үзебез, я булмаса мәшгульлек бюросы аша эшкә үзебезгә чакырабыз. Гадәттә, андыйлар берничә көн эшләп йөргән булалар да юкка чыгалар. Аларның күпчелеге эчкечелеккә тарыганнар дисәк тә дөреслеккә туры килә. Гомумән алганда, теләк булганда түләү мөмкинлекләре һәркемдә дә бар.
-Наил Вәлиевич, сез түләмәүчеләр белән ничек көрәшәсез, аларга карата нинди чаралар күрәсез?
-Бездә торак коммуналь хезмәтләре өчен акча җыюны 4 контролер башкара. Әгәр абонент вакытында түләми икән, алдан-телдән, аннары язмача кисәтәбез. Бурычларны каплау өчен бер ай вакыт бирелә. Аннан кискен чаралар күрергә алынабыз. Соңгы нәтиҗә, ни кызганыч, суд аша хәл ителә. Бүгенге бурычлары 20 мең сум һәм аннан да артыкка җыелган клиентлар белән башкача ни эшләп була соң?
Аерым оешмалар да хезмәтебезгә вакытында түләргә атлыгып тормыйлар. Әйтик, бүгенге көнгә икмәк кабул итү предприятиесенең 56, "Кама" кулланучылар җәмгыятенең-24, "РАФ" фирмасының-363, "Прожект" җәмгыятенең 97 мең сум бурычлары бар. Ә бу исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде. Түләмәс өчен нинди генә хәйләкәр юлларга басмый клиентларыбыз. Кайберәүләр суүткәргечләргә, исәпләгечләргә кадәр тоташалар, икенчеләр исә исәпләгечләрне кирегә әйләндерәләр. Бер уңайдан чүп-чар турында да фикерләремне әйтми калдыра алмыйм, производство калдыкларын полигонга чыгару буенча барлык оешма-предприятиеләр белән килешү булып та, аларның кайберләре чүп-чарны тиешле урынга чыгармыйлар. Бу, әлбәттә, шәхси хуҗалыкларга да кагыла. Үзең торган, яшәгән урыныңа, коммуналь хезмәте күрсәтүчеләргә мондый караш дәвам иткәндә, район үзәгендә чисталык һәм төзекләндерү проблемаларын хәл итү, сүз дә юк, кыенга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев