Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Үзгәрә заманасы:компьтерда китап укый бүген адәм баласы

Сонгы вакытларда "Бердәм Россия" партиясе башлангычында "Авыл китапханәләре" проекты кысаларында авыл жирлекләрендә китапханәләрне заманча техник җиһазлаү эшлере тулы күәткә бара.

Бүгенге көндә республикабызда дистәләгән социаль проектлар тормышка ашырыла. Шуларның берсе-ул авылларны күп функцияле мәдәни үзәкле итү сәясәте. Соңгы елларда мондый олы бәхет районыбызның Яңа Арыш, Солтан, Ямаш авыллары халкына елмайды да инде. Бүгенге көндә Югары Тегермәнлек авылында шундый ук үзәкне төзү бара. Аларда китапханәләрнең урнашуы халыкның үзәккә күпләп тартылуына өстәмә сәбәпче булып тора. Бу уңайдан шунысын искәртеп үтү урынлы булыр, "Бердәм Россия" партиясе "Авыл китапханәләре" проекты кысаларында аларны заманча җиһазлауны үз өстенә алды. Инде нәтиҗәләре дә күз алдында.

Әйдүк, бу уңайдан район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәүфә Кадыйрованы тыңлап алыйк:

-Бүгенге көнгә районыбызда эшләп килүче 39 китапханәнең барысы да комьютерлар белән тәэмин ителделәр.Өч китапханәдә,ягьни узәк, Полянка, балалар китапханәләре икешәр комьютер, телевизор, экраннар белән җиһазландылар. Хәзер барлык китап фондын электрон үзәккә туплау белән мәшгульбез. Хәзер урыннардагы хезмәткәрләребез белән Скайп аша турыдан - туры аралашу мөмкинлегебез бар. Хәтта, видеоконференцияләрне дә урыннарда гына карый алабыз. Китап сөючеләребез интернеттан бушлай файдаланалар.Үзәк китапханәдә информацион зал булдырдык. Кыскасы, "Бердәм Россия" партиясе башлангычында китапханәләрне техник җиһазлау сәясәте безнең,бер үк вакытта укучыларыбыз өчен дә күктән төшкән бәһасез бүләк кебек булды. Шатлык - куанычыбызны аңлауы кыен түгел, башлап йөрүчеләргә, безгә ярдәм кулы сузучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Әйе, әлеге проектның асылында зур максатлар ята, ул да булса - социаль-мәдәни һәм дә мәгьлумати үзәкләрнең эшен тагын да камилләштеү, җирле халыкны мәдәниятка тарту, якынайту. Нәтиҗәдә, без мәдәниятлы, укымышлы халык, дигән принципка тугры калап яшәү.

Фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев