Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Үзе эшмәкәр, үзе мулла

Балтач (Юлсубино) авылына мулла итеп Фирдинанд билгеләнде. "Фирдинанд исемле мулла буламы?!" диде кемдер, "Менә күр дә тор, булдырачак ул!" диде икенчесе. Каршылыклы фикерләрне еш ишетергә туры килде ул көннәрдә. Үз чиратында яшь мулла да: "Булдыра алырмынмы? Минем бит махсус белемем дә юк. Бу бит артык җаваплы эш" дип, борчылды, уйланды....

Балтач (Юлсубино) авылына мулла итеп Фирдинанд билгеләнде. "Фирдинанд исемле мулла буламы?!" диде кемдер, "Менә күр дә тор, булдырачак ул!" диде икенчесе. Каршылыклы фикерләрне еш ишетергә туры килде ул көннәрдә. Үз чиратында яшь мулла да: "Булдыра алырмынмы? Минем бит махсус белемем дә юк. Бу бит артык җаваплы эш" дип, борчылды, уйланды. Бер караганда, тормышыннан мең канәгать-тигез тормыш итүче әти-әнисе, район үзәгендә үсеп тә, авыл җирендә аның белән тормыш итәргә риза булган тормыш иптәше, буйга җиткән уллары, үз эше. Соңгысы авыл җирлегендә аеруча мөһим. Колхоз таралганнан соң, авылда бармак белән генә санарлык эш урыннары калды-авыл советында, мәктәптә, мәдәният йортында, почтада һәм вәссәләм. Онытып җибәргәнмен лә, әле тагын ике вариант бар икән: я шабашка, я шешә. Ә Фирдинандның үз эше-авыл халкы өчен барлык кирәк-ярак белән тулы кибетләре бар аның. Авыл халкына районга, Казанга барып вакыт үткәрәсе, товар эзләп йөрисе юк, "менә шундый әйбер кирәк иде" дигән гозер белән аңа килсәң, шул җитә. Син сораган ризыкны, төзелеш кирәк-ярагын икенче көнне үк капка төбенә кадәр китереп тә куя ул. Шундый эшләр белән кайнап йөргәндә авыл мәчетенә мулла булырга тәкъдим ясасыннар әле! Билгеле, ул диннән ерак кеше түгел, вакыты никадәр чамалы булса да, намазын, уразасын калдырмый, әмма сәүдә эше белән беррәттән мулла вазыйфаларын алып баруны да күз алдына китереп бетерә алмый. Беренчедән, мулла сүзе "укымышлы кеше, укытучы" дигәнне аңлата. Ул белгән авыл муллалары Рашит абый Шәмсетдинов, Габделхәй абый Сөниев кебек абруйлы муллалардан соң, мәчеттә биш вакыт намаз, никах уку, балага исем кушу, кешене ахирәткә озату кебек чараларда Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен халыкка җиткерү-аеруча җаваплы гамәл. Икенчедән, инде җайга салынган, зур табыш китерә торган сәүдә эшен нишләтәсең. Тагын шунысы да бар: авыл халкы нигәдер аны-Фирдинандны мулла итеп күрергә тели.
Ходай шулай язгандыр, күрәмсең, үзе эшмәкәр, үзе мулла Фирдинанд инде бер елга якын Балтач мәчетендә халыкны дингә өнди, остазы Габделхәй абый белән бергә мәчет тутырып яшьләр, картлар җыя. Моңа кадәр җомга намазына биш-алты кеше җыелса, хәзер ир-егетләрнең саны кырыктан артып китә. Намаз укыйлар, вәгазь тыңлыйлар. Күңелләрен сафландырып өйләренә таралалар. Ул гына да түгел, бөтен авыл халкы бергә зират чистарталар, Ураза, Корбан гаетләрендә мәчет янында бәйрәм табыны әзерлиләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп балалары белән әлеге бәйрәмнәрне зурлап, кичәләр оештыралар. Авыл халкы "Әлһәмделлиллах, Габделхәй абыйга лаеклы алмаш килде, авылыбыз имамлы һәм иманлы булып яши һәм яшәячәк!" дип, сөенеп туя алмый.
Билгеле, хәзерге көндә Татарстанда һөнәри дини белемне тугыз мәдрәсәдә һәм бер университетта алырга мөмкинлек бар. Урта һөнәри дини белемне Кукмара, Мамадыш, Яр Чаллы, Буа, Урыссу, Әлмәт мәдрәсәләрендә, Казан шәһәрендәге "Мөхәммәдия", 1000 еллык исемендәге мәдрәсә, "Казан ислам көллияте"ндә алырга булса, югары белемгә ия булырга теләгән абитуриентлар Казан ислам университетына юл тоталар. Һәр уку йортында да абруйлы, акыллы, дини һәм шул ук вакытта дөньяви белемгә ия булган остазлар белем бирә.Ләкин урта яки югары һөнәри диплом алу белән, студентлар Татарстанның ерак бер районына китеп имам булып эшләргә ашыкмый. Башкала яки башкала тирәсендәге районнар белән генә чикләнә алар. Чөнки диплом алу белән, аның өстенә берьюлы берничә вазыйфа һәм җаваплылык өелә. Төп вазыйфаларыннан тыш, мәчетнең коммуналь түләүләре, мәчет каршындагы курслар, мәчет бинасына ремонт ясау, түбән хезмәт хакы һәм башка мәшәкать белән күзгә күз очраша ул.
Минем фикеремчә, Татарстанның ерак авылында шул авылда туып-үскән, абруйлы нәселдән чыккан, акыллы, белемле, татар телен камил белгән, башкаларга үрнәк булырлык имам хезмәт итәргә тиеш. Нәкъ шундый мулланы гына авыл халкы үзенеке итеп кабул итә, аңа иярә, аңа һәрдаим булыша. Минем язмамның героен-яшь имамны да авыл халкы үзе сайлады, ә өлкән яшьтәге тәҗрибәле аксакал Габделхәй абый аны әлеге дәрәҗәгә әзерләде. Хәзер инде булган белемне арттыру, һөнәри белем алуның яңа этабын башлап җибәрсә дә була.
Язмам ахырында, "диплом алу - "мин имам булдым" дигән сүз түгел әле ул" дигән фикерне тагын бер кат кабатлап үтәсем килә. Имам-һәрьяктан камиллеккә омтылучы, киң белемле шәхес, авыл халкы, балалар, ятимнәр, хатын-кызлар, ир-егетләр, аксакаллар, дөньяви хакимият белән уртак тел табып, ислам динен таратучы чын Кеше дә булырга тиеш.
Нәзирә Гыйззәтуллина.
Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев