Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Завод даны кире кайтырмы?

Районыбыз сөт заводының даны бик еракларга таралган иде. Күп еллар дәвамында ул үз продуктлары белән "Рәссәйнең иң яхшы 100 товары" конкурсында да дипломнар белән бүләкләнгән иде.

Тик менә республикабызда күркәм эшләре белән дан казанган "Вамин" акционерлык җәмгыятенең бөлгенлеккә төшүе районыбыз заводына да тискәре йогынты ясады. Ниһаят район хакимияте җитәкчелегенң зур кайгыртучанлыгы белән бай тарихлы, данлы үткәне булган заводыбыз кабат үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Аны бүген үз канаты астына алып эшләүче башкарма директор Марат Хафизов безгә үзенең киләчәккә уй-планнары турында түбәндәгеләрне сөйләде:

-Республика азык-төлек базарында Балык бистәсенең экологик яктан чиста булган сыер маена әле дә сорау зур булуын истә тотып, без беренче чиратта май җитештерү линиясын җайга салырга уйлыйбыз. Моның өчен бүгенгесе көнне шактый үтемле бәядән сөт кабул итә башладык. Элек күп еллар дәвамында биредә хезмәт куйган тәҗрибәле хезмәткәрләрне һәм белгечләрне дә җыя башладык. Эшләребез көйле башланып китсә районыбыз сәүдә нокталары өчен без биредә сыр, кефир, йогурт, эремчек, каймак, катык ише халык арасында ихтияҗ зур булган азык-төлек товарларын җитештерүне яңартырга исәп итәбез ,-ди ул.

Ә бүген биредә авыл җирлекләрендә халыктан җыелган сөтне кабул итә дә башлаганнар инде. Ни дисәңдә шәхси хуҗалыклардан килгән продукция куерак, майлылыгы да югары диләр белгечләр. Киләчәктә алар һәр ике як өчен дә отышлы бәядән авыл хуҗалыгы предприятияләреннән, фермерлардан, гаилә фермаларыннан сөт продуктларын кабул итүне яңартып җибәрергә исәп итәләр. Бүген моның өчен бөтен уңай мөмкинлекләр бар. Заводта тәүлегенә 60 тонна сөт кабул итеп суытырга, беренчел эшкәртү үткәрергә мөмкин. Коллектив киләчәктә заманча алдынгы технологияләрне киң кулланып эшләргә планлаштыра. Тик менә заводның үткән даны кире кайтырмы? Моны киләчәктә күрербез.

Идрис Аметов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев