Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Өйрәнгәнең үзең өчен булса, эшләгәнең халык өчен

Халкыбызның яшәү шартлары көннән-көн алга бара. Табын тулы ризык, нәрсә кисәң шул бар, йортлар җылы, ташкүмер яки утын ягып азапланасы юк, су кергән. Юлларыбыз күзгә күренеп яхшыра бара. Йорт саен берничә машина. 30 ел элек бу турыда хыялланганнар гына әле.

"Юллар, юллар авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын",-диясе урынга

"Юллар, юллар җиңел генә булсын

Тик соңгысы гына булмасын",- диеп әйтәсе килә.

Районның "Агрохимсервис" оешмасы бик күп кырлы хезмәтләр башкара. "Безнең төп эш әче җирләрне тукландыру. Кырларны ашлыйбыз. 1979 елдан бирле бу эшне алып барабыз. Известкалау буенча 2800 гектар җиргә 25 тонна известь керттек, уңышлы гына тәмамлап чыктык.",-ди Айрат Сафин. Моннан тыш оешманың подсобный хуҗалыгында 1400 гектар сөрү һәм 850 гектар чәчүлек җире бар. Быел уңышлары уртача 31,1 центнерны тәшкил иткән. Бу югары күрсәткеч булып санала.

Гөлназ Зарипова.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев