Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Йортларыбызны янгыннан саклыйк!

Көннәрнең салкынаюы сәбәпле, халык көнкүрештә электр җылыткыч приборлар куллана башлый. Әмма кайберәүләр төзек булмаган, сертификатсыз җылыткычлар файдаланалар. Аларның янгын чыгуга сәбәп булуы турын да уйламыйлар. Шулай итеп, торакларында, кайбер очракта кеше гомерләрен дә куркыныч астына куялар. Электр челтәренә өстәмә көнкүреш приборлары кушу көчәнешне арттыра. Бу исә кыска ялганышларга сәбәп булырга...

Көннәрнең салкынаюы сәбәпле, халык көнкүрештә электр җылыткыч приборлар куллана башлый. Әмма кайберәүләр төзек булмаган, сертификатсыз җылыткычлар файдаланалар. Аларның янгын чыгуга сәбәп булуы турын да уйламыйлар. Шулай итеп, торакларында, кайбер очракта кеше гомерләрен дә куркыныч астына куялар. Электр челтәренә өстәмә көнкүреш приборлары кушу көчәнешне арттыра. Бу исә кыска ялганышларга сәбәп булырга мөмкин. Электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Йортта, фатирда эшли торган электр приборларын караучысыз калдырырга һич ярамый. Электрга зарядка җыю өчен тоташтырылып калдырылган мобиль телефон, ноутбук та янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Бервакытта да электр приборларын, җиһазларын үз белдегегез белән ремонтларга алынмагыз. Бу эшне белгечләр башкарырга тиеш.
Төзек булмаган, тиешенчә чыгарылмаган мичләр дә янгыннарга сәбәп булып торалар. Бу бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләргә кагыла. Ягу сезоны башланыр алдыннан мичләрне яхшылап тикшерергә, ремонтларга кирәк. Моңа акчаны да, вакытны да жәлләргә ярамый. Янгын болар белән чагыштыргысыз зыян китерергә мөмкин бит. Янып торган мичләрне шулай ук караучысыз калдырырга, артык кыздырырга ярамый. Мичләрне ягып җибәргәндә тиз кабынучан сыешлыклар файдалану да фаҗигагә илтәргә мөмкин. Шулай ук мичләрнең ишекләрен ачык килеш ягарга, мич өстендә утын, кием киптерергә киңәш ителми. Мичтә барлыкка килгән ярыкларны да кичектергесез сылап кую сорала.
Күп кенә янгыннарның тәмәке тарту аркасында килеп чыгуын да онытмыйк. Торак биналарда тәмәке тарту, сүндерелмәгән төпчек калдыру кебек гадәтләрдән арынырга кирәк.
Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәк тә, йортларыбызда янгын чыгу ихтималы күпкә кимер иде, әлбәттә.
фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев