Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Янгын чорына әзерлек ничек бара?

Күптән түгел Татарстан республикасының Премьер министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә "Янгын куркынычы янаган чорга әзерләнү һәм Татарстан республикасы территориясендә урман янгыннарын кисәтү, аларга каршы көрәш" темасына видеоконференция уздырылды.

- Җылы, кояшлы көннәр җитү белән илебездә урманнар яна башлый. Әлеге янгыннарның 90 проценты кешеләрнең битарафлыгы аркасында килеп чыга.

Май бәйрәмнәре вакытында күп кеше шәһәр читенә ял итәргә бара, учаклар кабыза. Моннан тыш, кыштан соң тирә-якны җыештыру чүп-чарларны, коры чирәмне, агач ботакларын яндыру белән тәмамлана.

Янгыннарның табигатькә һәм икътисад өлкәсенә салган зыянының масштабы бик зур. Янгыннар аркасында җитештерү-хуҗалык объектлары, торак йортлар, дачалар зыян күрә. Янгыннар күбрәк урман паркларында, автомобиль юлы һәм тимер юл буйларында, елга ярларында чыга.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бүгенге көндә алар чирәм һәм чүп-чар янгыннарын 100 тапкыр сүндерергә барганнар. Янгыннарның мәйданың суммасы 43 000 квадрат метрны тәшкил итә. Апрель ахырына кадәр янгын чорына әзерлекне тәмамларга кирәк", - дип белдерде Алексей Песошин.

Татарстан республикасының урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин 2013 нче елда Татарстанда бер генә урман янгыны да булмаганын, шулай ук җәйге сезонга янгынга каршы чаралар үткәрелүе, бөтен кирәкле техникалар һәм җиһазлар әзер икәнлеген әйтте. Шулай ук урманга якын торак пунктларда ирекле янгын дружиналары оештырылган һәм өйрәтелгән. Автомобиль юллары кырыенда урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре көче белән 130 ял итү урыны җиһазландырылган.

Татарстан республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең башлыгы урынбасары Сергей Сергеев язгы-җәйге чорда янгын очракларының артуы, янгынның торак биналарга һәм урман массивларына куркынычы артуы хакында әйтте.

Зур урман янгыннарына каршы көрәшү өчен Татарстанда 5973 кеше, 760 данә автотехника, 2 вертолет, 5 пожар поезды, 1 пожар катеры әзер тора.

Утырышны тәмамлап Алексей Песошин урман кырыендагы чүп-чар өемнәре, законсыз рәвештә агачларны кисү, кешеләрнең урманга карата битарафлыгы урман янгыннарының төп сәбәбе булып тора, боларның барысын да игътибарга алырга кирәк дип белдерде.

Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА

фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X