Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Яңа законга мөнәсәбәтегез ничек?

2013 елның 1 июненнән тәмәке тартуны чикләү турында яңа Федераль закон үз көченә керде. Балыкбистәлеләрнең аңа мөнәсәбәте нинди? Безнең хәбәрчебез район үзәгендә яшәүчеләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Вәгыйз, 46 яшь.
-Балачакта бик күп яшьтәшләрем кебек тәмәке белән шаяргаладым инде. Әмма бу начар гадәт миңа йокмады. Күп кенә дусларым тарталар. Армиядә дә тәмәкегә карата битараф булдым. Яшьләрне һәм балаларны тәмәке тартудан йолып калырга омтылу-әлеге законның уңай ягы дип бәялим. Закон тәмәке рекламалауны, пропагандалауны тыя. Балаларга тәмәке саткан өчен җитди җаваплылык каралган. Болар барысы да дөрес.
Таһир, 65 яшь.
-Минем бу яңа законга мөнәсәбәтем ике яклы. Тыюлар белән генә проблеманы хәл итеп булмый инде. 80 нче еллардагы "коры закон"ны хәтерлисезме? Ул зыяннан башка бернәрсәгә дә китермәде бит. Бу җитди проблеманы хәл итү өчен максатчан эш таләп ителә. Тәмәкегә каршы агитация һәм пропаганданың барлык ысулларын эшкә җигәргә кирәк. Мин үзем 10 ел тартмадым. Ә авыр стресстан соң тагын тәмәке кабыздым. Сүз дә юк, тәмәке тарту сәламәтлеккә зыянлы. Мондый закон кирәк.
Анатолий, 65 яшь.
-2000 елда мин соңгы сигаретымны тарттым. Тәмәкенең зыяннан башка файдасы юк инде. Әмма барысы да кешенең үзеннән тора. Һәркем тәмәке тартуның зыянын аңлый бит. Ә безнең кешегә сүз һәм үгет тәэсир итми. Катгый законнар кирәк.
Рөстәм, 54 яшь.
-Мин экономия күзлегеннән карап тартуны ташладым. Ничектер бер санап карадым. Тәмәкегә газга караганда да акча күбрәк китә икән. Шуннан ташларга уйладым инде. 10 елдан артык тартмыйм. Ә гомумән алганда, тарту яки тартмау һәр кешенең шәхси эше. Бары тик бу начар гадәт әйләнә-тирәдәгеләргә генә комачауламасын.
Надежда, 53 яшь.
-Ә бу законны кем үтиячәк соң? Мине менә шундый сорау борчый. Полициянең башка эше дә күп. Закон ахырга кадәр уйланмаган. Ә кайберәүләрнең үз-үзләрен тотышы миңа ошап бетми, әлбәттә. Сатириклар әйтүенчә, Россия законнарының катгыйлыгы аларның үтәлмәве белән компенсацияләнә.
Сораштыруны В.Родионов үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев