Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Җәй күңелле башланды

Җәйге каникуллар башлануга халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре «Доверие-Ышаныч» үзәге белән берлектә балалар өчен күңелле бәйрәм оештырдылар.

«Поле детства» мәйданчыгына күп балалы, аз керемле гаиләләрдән һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кыз һәм малайлар килгән иде. Әкият геройлары-Карлсон, Клоун, Смешарики, Тигренок һәм Попугай балалар белән җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда көч сынаштылар. Бәйгедә катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар. ЮХИДИ инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты һәм аны бозу очракларына мисаллар китерде. Шулай ук әти-әнисез су коенырга йөрмәүләрен искә төшерде. Волонтерлар «Внимание, лето!» исемле буклетлар тараттылар. Соңыннан балалар иҗат үзәге хезмәткәре Рамил Имамов җитәкчелегендә флэш-моб-коллектив бию башкардылар.
Лилия Кәримуллина.
халыкны социаль яклау бүлеге психологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре флэшмоб

2
X