Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Активлык белән үтте

Без авыл җирлекләрендә халык җыеннары узуы хакында хәбәр иткән идек инде. Узган атна ахырында шундый очрашу Күки авылы мәктәбендә узды.

Иң элек авыл җирлеге башлыгы Мәүлә Исхаков ел дәвамында башкарылган эшләре хакында хисап тотты. Аннан күренгәнчә авыл җирлегендә бүген барлыгы 692 кеше яши. 275 хуҗалыкта 259 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Аның 132 се савым сыерлары. Быел да 6 кеше ташламалы кредит алып, шәхси хуҗалыкларын үстергәннәр. Соңгы елларда авыл җирлегендә умартачылык киң таралган. Бүгенгесе көнне 13 гаилә үз хуҗалыкларында барлыгы 64 оя бал кортлары асрыйлар. Авыл җирлеге Советы башлыгы әнә шулай һәрбер тармак эшчәнлегенә җентекле анализ ясады. Үз чыгышында алда торган илкүләм мөһим чарага әзерлек мәсьәләсенә һәм проблемаларга тукталды.
-Белгәнебезчә, бүгенгесе көнне авыл җирлеге Советы салым түләүләре хисабына гына әллә ни зур эшләр башкара алмый. Район җитәкчеләренә рәхмәт. Алар һәрвакыт безгә зур ярдәм күрсәтәләр,-диде ул.
Авыл активистлары һәм гражданнары җыенында катнашкан муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов та үз чыгышында соңгы елларда районыбыз биләмәсендә башкарылган эшләр, алда торган бурычлар, тулаем районыбызның икътисадый үсеше турында сөйләде. Үз чыгышында ул мөһим чара РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау турында да үз фикерләре белән уртаклашты. Барлык авыл кешеләрен анда актив катнашырга чакырды. Халкыбызның сайлауларда бердәм булуы, активлыгы районыбызның киләчәгенә дә зур йогынты ясаячагын ассызыклады. Шуңа битарафлык булырга тиеш түгел. Күки авылы халкы гражданлык активлыгы күрсәтеп, уйлап, иң лаеклыларга үз тавышларын бирерләр дип ышанам,-диде ул. Шуннан соң үз чыгышында күп игътибарны ул районыбыз биләмәсендә соңгы елларда зур эшләргә юнәлтте. Тузган торакны бетерү, иске йортларны капиталь ремонтлау, юллар төзелеше турында сөйләде.
-Соңгы 5 елда гына да районыбызда 100 километрдан артык озынлыкта асфальт юл салынды. Бүген инде нибары 5 авыл җирлеге генә юлсызлыктан интегә. Тиздән аларга да асфальт юл керәчәк. Тормышыбыз алга бара. Без дә халкыбыз нык, яхшы, мул тормышта яшәсен өчен тырышабыз,-дип тәмамлады үз чыгышын Рөстәм Гыйльманов.
Фикер алышуларда катнашучылар авылда эшләү һәм яшәү өчен хәзер зур мөмкинлекләр булуы хакында әйттеләр. Үз эшен ачарга теләүчеләргә бар яктан да ярдәм күрсәтелүен белдерделәр. Алар урамнарга суүткәргечләр сузу, авылның агач эшкәртү артеленә чыгу юлында елга аша күпер салуда районнан ярдәм сорадылар. Район башлыгы урынбасары тәкъдим, фикер һәм сорауларның барысын да дәфтәргә теркәде. Җыелыштан соң ул күпер төзеләсе участокны карады, гаилә фермасы төзелеше белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев