Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Ветеранда кунакта

Шушы көннәрдә озак еллар район суд системасында эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Аркадьевич Бонифатьев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан ветеранны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Хәбибуллин белән халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Н.Сафиуллина килделәр.

Р. Хәбибуллин ветеранга район башлыгы бүләген тапшырды. РФ Президенты В.Путин котлавын укыды. Анда мондый юллар бар:
«Без сезнең буын вәкилләренә сокланып карыйбыз. Һәркайсыгыз Бөек Җиңү хакына үзеннән лаеклы өлеш керткән. Бу тиңдәшсез батырлыгыгыз гасырдан-гасырга патриотизм, туган илгә тугрылыклылык үрнәге булып сакланыр».
Ветеран илебез һәм район җитәкчелегенә өлкәннәргә булган игътибарлылык өчен рәхмәтен белдерде.
Рәсемдә: юбиляр чәчәк бәйләмнәре белән.
В. Родионов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наши ветераны