Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Василий Чупаев үз гомерендә ике машина, өч мотоцикл откан кеше

Ул үз гомерендә тырыш, намуслы хезмәте өчен ике машина һәм өч мотоцикл белән бүләкләнгән. Бүгенге әңгәмәдәшем җитәкче, хуҗа, эшмәкәр дә түгел, ә гади бер механизатор-шофер. Эшләгән дәверендә ничәмә-ничә тракторны иярли ул. Әле дә: "Җир эшен бик яратам",-ди ул горурланып. Аның белән аралашуы шундый җиңел, күңелле. Җайлы, итәгатьле итеп сөйләшә. Бар нәрсәдән дә хәбәрдар ул. Дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына, үзенчә борчыла, кайгыра. 75 яшь булуына карамастан, хәтере бик яхшы. Барлык җитәкчеләрне, кайсы елда нинди вакыйга булуын бер ялгышсыз әйтеп бирә ала ул. Аның хакындагы язмабыз газетабызның алдагы саннарында урын алачак.

Гөлназ Зарипова.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев