Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Узган атнада Күгәрчендә авыл җыены булып узды [фото]

Элек-электән авыл җыеннары булып, халык анда хәл ителәсе мәсьәләләрне, проблемаларны күтәргән. Әлеге чара бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Узган атнада Күгәрчендә булып үткән авыл җыены да башкарылган эшләрне күздән кичерү, алда торган бурычларны һәм тиздән булачак сайлаулар хакында бергәләп сөйләшү ниятеннән үткәрелде.

Җыенда муниципаль район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, Казан май комбинатының генераль директоры Михаил Сыровацкий һәм районыбызның социаль-мәдәни, сәламәтлек тармагы җитәкчеләренең дә катнашуы, проблемаларны урында чишүгә мөмкинлек тудырды. Халыкның авыл җирлегендә күтәрелгән мәсьәләләргә битараф булмавы исә залның тулылыгыннан ук күзгә ташланды.

Күгәрчен авыл башлыгы Альберт Сафин үз чыгышын башкарылган эшләргә юнәлтте.

Фәрвәз Каюмова.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев