Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Уттан калмый

Узган 2012 елда районда 33 янгын теркәлде, 1 кеше һәлак булды. Агымдагы елда киеренке башланды. 15 апрельгә үк Балык бистәсендә 12 янгын чыкты. Бу узган елның шушы чорына караганда 3 янгынга артыграк.

Янгынның нинди куркыныч афәт булуын һәркем яхшы белә. Карактан кала, уттан калмый дип тикмәгә генә әйтмиләр бит инде. Бәйдән ычкынган "кызыл әтәч" йортларны, фатирларны, мал-мөлкәтне көлгә әйләндерә. Ә кайвакыт янгыннарда кешеләр дә һәлак була, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Ни кызганыч, янгыннарның күпчелегендә кешеләр үзләре гаепле бит. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә ут дустан дошманга әверелә дә куя. Бик күбебез янгын чыкканнан соң гына уйлана башлыйбыз, кем әйтмешли, терсәкне тешләргә азапланабыз. Ә менә үзвакытында искергән электр чыбыкларын алыштырырга, мунча мичләрен ремонтларга вакытыбыз җитми. Кайберәүләр тәмәке тартканда, чүп-чар якканда саксызлык күрсәтәләр. Менә шушы сәбәпләр аркасында янгыннар чыга да бит инде.


Быел Балык бистәсе дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге торак секторга игътибарны арттырды. Чөнки барлык янгыннарның 70 проценттан артыгы йортларда, фатирларда чыга. Кечкенә балалар кебек дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре кисәткәнне, җәзага тартканны көтеп тормагыз. Һәркем үз йортында куркынычсызлык чараларын күрергә бурычлы. Газ баллоннарын фатирларда, йортларда сакларга ярамаганлыгы турында күпме генә сөйләсәк тә, кайберәүләр үзләрен һәм күршеләрен куркыныч астына куялар. Март аенда уздырылган рейд вакытында З.Шәймарданов урамында яшәүче бер хуҗаның фатирында 50 шәр литрлы ике газ баллоны саклавы ачыкланды.
Май бәйрәмнәре вакытында район халкы табигатькә чыгып ял итәргә ярата. Урманнарда, посадкаларда янгын чыгуга юл куймас өчен ут белән бик сак эш итәргә кирәк. Ял урынында сүндерелмәгән учаклар калдырмагыз. Яз көне янгынчылар бик күп мәртәбә авыл, урман посадкалары янәшәсендә коры үлән сүндереп йөрергә мәҗбүрләр. Ә бу вакытта кемнеңдер торагында янгын чыгарга мөмкин бит. Бакчаларда, йорт яннарында коры үлән, чүп-чар ягу нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары да еш кабатлана. 1996, 2006 елларда Зәңгәр Күл авылында, 2010 елда Олы Кульгада 4 торак йорт янды. Язгы-җәйге кыр эшләре вакытында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләре урман буйларында сукалау үткәрергә бурычлылар. Әмма бүгенгә кадәр Шомбыт, Урахча авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан торак пунктлар чикләрендә янгынга каршы полосалар ясау буенча чаралар күрелмәгән.


Язгы-җәйге янгынга каршы махсус чор вакытында дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре гражданнар һәм җитәкчеләр тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклау максатыннан рейдлар үткәреләчәк. Бу җәһәттән, район халкының хуҗалык, оешма территорияләрен чүп-чардан, коры үләннән арындыруларын сорыйбыз. Шулай ук су өчен өстәмә сыешлыклар булдырырга кирәк. Тораклардан 50 метр якында чүп-чар ягарга ярамый.


Бу һәм башка төр кагыйдәләрне бозу фактлары ачыкланса, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев