Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Ут та, су да саксызлыкны кичермиләр

2013 елның 6 аенда Татарстан буенча барлыгы 1739 янгын чыгу очрагы булды. Узган ел 1763 очрак теркәлгән иде. Янгыннардан 96 миллион 806 мең сум зыян килде. 112 кешенең гомере өзелде. Шуларның 11 е балалар. 128 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Район буенча 18 янгын чыкты (2012 елда 14). 857 мең сум...

Электр үткәргечләрнең төзексезлегеннән-7, ут белән саксыз эш итү аркасында-4, төзексез мичләрдән-5, яшен сугудан 2 янгын чыкты. Шулай ук 8 тапкыр чүп-чар һәм кипкән үлән яну очрагы теркәлде. Алар балаларның шырпы белән уйнавыннан, өлкәннәрнең ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыктылар. Янгыннарның барысы да гражданнарның шәхси хуҗалыкларында булдылар.
Коры һава торышы нәтиҗәсендә республикабызда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Һәр хуҗалыкта су запасы, янгын сүндерү җиһазлары булдыру зарур. Авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчеләре янгын сүндерү командалары оештырырга бурычлылар. Алар тәгәрмәчле тракторларга тагылган кимендә 3 тонналы сыешлык, су насослары яки мотопомпа белән җиһазландырылган булырга тиеш. Янгын сүндерү машиналары төзек хәлдә, ягулык салынган булуы зарур. Тәүлек буена кизү оештыру бурычы да федераль законнар нигезендә авыл җирлеге җитәкчеләренә йөкләнгән.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев