Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Укытучыларны социаль яклау чаралары

"Мәгариф турында"гы Россия Федерациясе законының 55 нче маддәсе нигезендә авыл җирендә, эшче поселокларда (шәһәр тибындагы поселокларда) яшәүче һәм эшләүче педагогия хезмәткәрләре торак биналар җылыту һәм яктырту өчен түләү чыгымнарына компенсация алырга хокуклылар. Педагогия хезмәткәрләренә социаль яклау чаралары бирелү тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары (20.04.2005 ел, №192 һәм...

"Мәгариф турында"гы Россия Федерациясе законының 55 нче маддәсе нигезендә авыл җирендә, эшче поселокларда (шәһәр тибындагы поселокларда) яшәүче һәм эшләүче педагогия хезмәткәрләре торак биналар җылыту һәм яктырту өчен түләү чыгымнарына компенсация алырга хокуклылар. Педагогия хезмәткәрләренә социаль яклау чаралары бирелү тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары (20.04.2005 ел, №192 һәм 7.06.2005 ел, №251) белән билгеләнә.
Алда күрсәтелгән норматив актлар нигезендә педагогия хезмәткәрләре торак, җылыту, яктырту өчен чыгымнарны 100 процент күләмендә субсидия, льгота алырга хаклылар. Субсидия торак мәйданның социаль нормалары чикләренә бәйсез рәвештә бирелә.
РФ торак кодексының 154 маддәсендә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү структурасы билгеләнгән. Аның буенча "Җылыту" хезмәте күрсәтү дигәндә җылылык белән тәэмин итүне, шул исәптән мич белән җылытыла торган йортларга ягулык кайтаруны күздә тотарга кирәк.
Моннан тыш гражданнарга коммуналь хезмәтләр бирү турындагы кагыйдәләрнең 6 нчы пунктында һәр коммуналь хезмәткә билгеләмә бирелгән. Бу кагыйдәләр буенча җылыту дигәндә җылылык челтәренә тоташтырылган торак бинада аерым температураны тәэмин итүне аңларга кирәк.
Гамәлдәге законнар нигезендә педагогик хезмәткәрләргә газ белән тәэмин итүгә түләгән өчен социаль яклау чаралары каралмаган. Бу шул исәптән торак бинаны җылытуга да кагыла.
Югарыда сөйләнгәннәрне йомгаклап шуны әйтергә мөмкин, авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче педагогия хезмәткәрләренә электр белән тәэмин итү һәм җылыту өчен түләүгә субсидия-льготалар бирелә. Ә газ белән тәэмин итү өчен шул исәптән, торакны җылыту өчен субсидия-льготалар бирелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев