Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Украинадагы яраларны төзәтергә дә бик күп вакытлар кирәк булачак

Украина вакыйгалары барыбызны да тетрәндерде. Телевизор каналларыннан, радио тапшыруларыннан, газета язмаларыннан гына түгел, шунда яшәп, сугышны үз күзләре белән күреп, андагы авырлыклардан иза чигеп кайтучылар белән күзгә-күз очрашып сөйләшкәннән соң күңелдә авыр тойгылар артканнан арта гына, нәфрәт хисләре уяна.

Тели белсәң теләк

-Гомер буе туган якка, татар мөхитенә кайтып яшәү турында хыялландым, менә ничек кайтырга насыйп булды. Донецк өлкәсе Торез шәһәреннән акчасыз, мал мөлкәтсез, документсыз улым, киленем, оныкларым белән качып кайтырга туры килде. Шартлау тавышыннан оныкларым куркып бетте. Самолетлар йорт өстеннән очып йөри дә кырга төшеп шартлыйлар. Кеше үтерүне чебен урынына да күрмиләр бит. Булганны, азапланып төзегәнне җимерәләр, тирә якта гел атыш тавышлары гына ишетелә. Поезд белән юлда кайтканда гел тикшерү булды, кем тикшергәнен дә белмәдек. Монда туганымның улы каршы алып үзенең иске йортында яшәргә мөмкинлек бирде. Юл эшләүчеләр асфальт ваталар. Шул тавыштан куркып "бух, бух" дип елый оныгым. Шулкадәр үзәгенә үткән шартлау тавышы,-ди Украинадан кайтучы 74 яшьлек Резидә әби. Алар кайтып китүгә малайлары йортына бомба төшкән, тимер юлларны да шартлатканнар. Сабы килсә җәбе килми, җәбе килсә сабы килми дигәндәй, малае үз һөнәре буенча эш таба алмаган районда. Килене декрет ялында икән.

Гөлназ Зарипова.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фотода: Гайван Антонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X