Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Уенчык дип карамагыз

Тиздән Яңа ел да җитә. Инде кибет киштәләрендә күпләп пиротехникалар сатыла башлады. Бәйрәм алдыннан бу товарга сорау да зур. Бик күпләп сатып алырга тырышалар аны. Ә менә аның ел саен йөзләрчә кеше, шулай ук балаларны җәрәхәтләвен әле күпләр белмиләрдер дә. Куллану базарындагы куркыныч уенчыкларның яртысыннан артыгы законсыз рәвештә сатылып кеше...

Тиздән Яңа ел да җитә. Инде кибет киштәләрендә күпләп пиротехникалар сатыла башлады. Бәйрәм алдыннан бу товарга сорау да зур. Бик күпләп сатып алырга тырышалар аны. Ә менә аның ел саен йөзләрчә кеше, шулай ук балаларны җәрәхәтләвен әле күпләр белмиләрдер дә. Куллану базарындагы куркыныч уенчыкларның яртысыннан артыгы законсыз рәвештә сатылып кеше гомеренә һәм әйлән-тирә мохитебезгә зыян китерә. Пиротехника бүген сезонлы сатыла торган курекынычлы товарлар исемлегенә кертелгән. Шуңа аны бары тик махсус кибетләрдә яисә бүлекләрдән генә алырга кирәк. Аны 16 яше тулмаганнарга сату тыела. Өлкәннәр күзәтчелек итмәгәндә 18 яше тулмаганнарга да аның белән эш итәргә ярамый. Алкогольле эчемлек кулланган очракта хәтта өлкәннәрнең дә пиротехника белән эш итәргә хакы юк. Бу куркынычсызлык таләпләре РФ хөкүмәтенең 2000 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән 135 нче саны карарында игълан ителгән. Анда хөкүмәт стандартына таянып, пиротехника товарларын саклау һәм сату кагыйдәләре күрсәтелгән. Пиротехник товарларның әйләнешен тикшерү, куллану базарында хокук бозуларны булдырмау максатында эшләүче җаваплы хезмәткәрләргә йөкләнгән. Республикабызның икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән узган елгы тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, куллану базарында бу куркынычлы товарлар белән сату иткән эшмәкәрләребез эшчәнлегендә күп кенә төгәлсезлекләр табылган. Очраклы сатучылардан алынган әлеге товарларга күпләп сатучы теләсә кайда җитештерелгән товарларның сертификатлары бирелүе һәм аларның кибеттә сатылган товарларга тәңгәл килмәве дә ачыкланды. Россия куллану базарында төрле илләрдән кертелгән сыйфатсыз товарларның күп булуы инде күпләргә мәгълүм. 2009 елда Пермь шәһәрендәге төнге клубта пиротехника белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә бик күп кешенең гомере өзелүен дә онытырга ярамый. Гомумән, әти-әниләр балаларына күңелле мизгелләр бүләк итәм дип гомерлек кайгы ясый күрмәсеннәр. Сатып алынган әйберләрегез бары тик куанычлар гына китерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X