Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Төзүчеләр сүзләрендә тордылар

30 август-Татарстан республикасы көнендә безнең районда истәлекле вакыйгалар булды. Төзүчеләр биргән сүзләрен үтәп берничә объект тапшырдылар.

Балалар-бәхетле халык
Бу көнне Масловка халкы, бигрәк тә укытучылар, укучылар, ата-аналар түземсезлек белән көттеләр. 1 сентябрь көнне укучыларны капиталь ремонтланган мәктәп каршы алды. Ул мәгариф учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча максатчан республика программасы кысаларында төзекләндерелде. Киләсе елга тагын ике мәктәп капиталь ремонтланачак.
Тантаналы чарага район башлыгы И.Валеев та килгән иде.
-Без районда күп төзибез. Промышленность, социаль, мәдәният объектлары сафка баса, заманча юллар арта,-диде ул. -Безнең район барлык федераль һәм республика программаларында катнаша. Бу Балык бистәсенең социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясый. Төзүчеләргә рәхмәт, сынатмадылар. Мәктәпләрне киләсе елда да ремонтлаячакбыз. Бу бинада балалар бары тик яхшы билгеләренә генә укырга тиешләр.
Мәктәп ачуга якташыбыз, шагыйрь Гадел Әхмәтов та килгән иде.
-Балалар-бәхетле халык,-дип сәламләде ул масловкалыларны. -Матур мәктәп, матур авыл, яхшы кешеләр. Хәзер укучыларның бер генә бурычы бар, ул да булса ата-аналарын, укытучыларын сөендереп яхшы уку. Аннары ул үзенең шигырьләрен укыды.
Укучылар һәм укытучылар бәйрәм программасы хәзерләгәннәр иде. Ул бәйрәмдә катнашучыларның күңеленә хуш килде.
-Эшләрнең төгәлләнүенә ышанасы да килми,-диде мәктәп директоры Н.Нестерова. -Мәктәпкә ремонт күптән кирәк иде инде. Хәзер ул төзекләндерелде, матурайды, заманча төс алды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Миннехановка, район башлыгы И.Валеевка, ООО "Строитель-5" җитәкчесе Ф.Заһидуллинга һәм ремонт эшендә катнашкан барлык хезмәтчәннәргә рәхмәт.
Район башлыгы беренче сыйныф укучыларына "Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит!" программасы кысаларында әзерләнгән сумкалар, мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Аннары тантанада катнашучылар мәктәп бинасына үтеп бүлмәләрне, коридорларны карап чыктылар.
Шатлыкта яшәгез
Бу бәйрәм көнне Балык бистәсенең Почтовый урамында "Тузган торак" программасы буенча төзелгән яңа дүрт фатирлы йортка күчүчеләрнең дә кәефе күтәренке иде. Бу программа безнең районда уңышлы тормышка ашырылып килә. Менә тагын дүрт гаилә заманча уңайлыклары булган торак белән тәэмин ителделәр. Яңа фатирларга күчүчеләрне район башлыгы И.Валеев котлады.
-Бу җайлы фатирларда бәхетле яшәгез,-дип котлады ул яңа йортка күчүчеләрне. -ООО "Универсалстрой" җитәкчесе Р.Гаяновка, барлык төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт.
Менә традицион кызыл лента да киселде. Район башлыгы Р.Гаянов белән берлектә бәхетле фатир хуҗаларына ачкычларны тапшырдылар. Алар исә кунакларны пирог белән чәй эчәргә чакырдылар. Бу йортка күчүчеләрнең алга таба бәхетле булуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев