Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Тынычлыкта, бердәмлектә яшәргә һәм иҗат итәргә”

Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" социаль приютына төрле кунаклар еш килә. 29 май көнне бирегә "Тынычлыкта, бердәмлектә яшәргә һәм иҗат итәргә" махсус проектын тормышка ашыру кысаларында "Татарстан-Яңа гасыр" ("Татарстан-Новый век") республика иҗтимагый хәрәкәтеннән делегация килде.

-Татарстанда 100 еллар дәвамында милләтара, динара дуслык мөнәсәбәтләре формалашты. Әмма 2013 елның 19 июлендә булган вакыйгалар экстремизмны кисәтү буенча профилактик чаралар кирәклеген күрсәтте.
Толерантлыкны балачактан ук тәрбияләргә кирәк,-диде делегация җитәкчесе, "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова. -Шуңа да безнең "Тынычлыкта, бердәмлектә яшәргә һәм иҗат итәргә" дигән проект беренче чиратта республикадагы социаль, сәяси ситуацияне тотрыкландыруга, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү аша күпмилләтле җәмгыятьтә дөньяга карашны гармонияләүгә юнәлдерелгән. Бигрәк тә авыр тормыш ситуациясендә калган балаларга-социаль приютларда тәрбияләнүчеләргә аерым игътибар бирелә. Алар, гадәттә җәмгыятьтәге күренешләргә тиешенчә каршы тора алмыйлар. Татарстанда барлыгы 21 социаль приют исәпләнә. Аларның һәрберсенә барачакбыз. "Акчарлак" приюты шуларның 14 нчесе.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев