Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Тынычланырга ярамый...

Муниципаль район Советының актлар залында торак-коммуналь хуҗалыгы һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашында наркотик матдәләрнең әйләнешен контрольдә тоту буенча республика идарәсе җаваплы хезмәткәрләре зур киңәшмә үткәрде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин ачып җибәрде һәм алып барды.

Катнашучылар алдында иң элек республика идарәсе җаваплы хезмәткәре Сергей Лебедев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул бүгенгесе көнне республикабызда аеруча актуаль булган мәсьәлә үзенчәлекләренә киң тукталды. Хәлләр чыннан да борчылмаслык түгел икән шул. Бүгенгесе көнне республика наркологик диспансерында 17 меңнән артык кеше исәптә тора. Шул исәптән наркомания чире белән 9700 дән артык кеше җәфалана. Рәсми статистик мәгълүматларга караганда, республикабызда һәр 100 мең кешегә 257 наркомания белән интегүче авыру туры килә.
Узган елгы мәгълүматлардан билгеле булганча, соңгы 6 елда наркотик матдәләр белән агуланып үлүчеләр саны елына 388 дән 45 кә кимегән. 2012 елда җөмһүриятебездә наркотик матдәләрне әйләнештә йөртү белән бәйле 3913 җинаять эше теркәлде. Ул Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск районнарында аеруча күп. Елның-елында республикада, шул исәптән район биләмәсендә үткәрелә торган "Мәк" операциясенең дә уңай нәтиҗәсе зур. Операция барышында район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә составында наркотик матдәләр булган күп төрле үсемлекләр табыла һәм юк ителә.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев