Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Товар ялгыш ватылса

Районыбызда сәүдә нокталарында бүген нинди генә товарлар юк. Тик менә еш кына кайбер кибетләрдә сатып алучылар тарафыннан ялгышлык белән ватылган яисә сатып алганда файдалануга яраксыз хәлгә килгән товар өчен түләүне таләп итеп тавышлану очраклары кабатлана. Бу мәсьәләдә ярдәм сорап соңгы вакытларда безнең кулланучылар хокукын яклау оешмасына да еш мөрәҗәгать итәләр....

Районыбызда сәүдә нокталарында бүген нинди генә товарлар юк. Тик менә еш кына кайбер кибетләрдә сатып алучылар тарафыннан ялгышлык белән ватылган яисә сатып алганда файдалануга яраксыз хәлгә килгән товар өчен түләүне таләп итеп тавышлану очраклары кабатлана. Бу мәсьәләдә ярдәм сорап соңгы вакытларда безнең кулланучылар хокукын яклау оешмасына да еш мөрәҗәгать итәләр.
Әлбәттә инде без урында барысын да җентекләп тикшереп, өйрәнеп, аны кулланучылар файдасына хәл итәргә тырышабыз. Россия Федерациясе гражданлык кодексының 211 нче маддәсендә "Милекнең ватылу куркынычы булганда яисә ялгышлык белән аңа зыян килгән очракта законда, килешүдә башка хуҗа күрсәтелмәгән булса, аның өчен товар иясе җаваплылык күрә" диелгән. Шушы ук законның 493 нче маддәсендә товар өчен сәүдә ноктасында сатучы яисә кассада утыручы тарафыннан сатып алганлыкны дәлилләп чек бирелгән минуттан башлап товар өчен сатып алучы җаваплы диелә. Законның әлеге маддәсе нигезендә сатып алучы акчасын түләп кулына чек алганчы сафтан чыккан, ватылган товар өчен җаваплылыкны үз өстенә ала алмый. Шулай ук әлеге законның 1064 нче маддәсендә сатып алучы тарафыннан кибеттә куелган товарга зыян килү аның гаебе белән булмавы расланса, ул җаваплылыктан азат ителә. Бу очракта түбәндәге хәлне мисал итеп китерергә мөмкин. Сәүдә залында үтеп йөрү юлы тар булып ул тиешле нормативларга җавап бирмәсә, яисә үтеп йөрү юлы уңайсыз, юл читләренә тартма, аскуймаларга күп итеп өелгән товар белән тулы булса, яисә тезелгән товарларның урыны, киштәләр ышанычсыз, ныклы итеп урнаштырылмаган булса, ялгышлык белән кыйммәтле товарлар төшеп зыян күргәндә кибет җитәкчелеге шунда ук акт төзергә бурычлы. Ул гадәттә ике данәдә тутырыла һәм анда ватылган товар өчен түләүдән баш тартулары теркәлергә тиеш. Сәүдә үзәге җитәкчелегенең сатып алучыны әлеге товар өчен түләвен таләп итеп тоткарларга хакы юк. Бу мәсьәлә суд юлы белән уңай хәл ителергә тиеш. Монда инде күп сәүдә нокталарында булган видеокүзәтү камерасы ярдәмгә килә. Сатып алучы өчен бер дигән дәлилләү чарасы итеп файдаланыла ул.

фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X