Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Торакларны янгыннан саклыйк!

Халык арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар әледән- әле кабатланып тора. Һәр елны тормышыбыз, яшәү шартлары үзгәрә. Фатир, йортларыбызда электр приборлары арта, бина интерьерларында синтетик материаллар күп кулланыла. Алар янган очракта бик агулы газ бүлеп чыгаралар. Статистика буенча янгыннарның күпчелеге торак секторда...

Халык арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар әледән- әле кабатланып тора.
Һәр елны тормышыбыз, яшәү шартлары үзгәрә. Фатир, йортларыбызда электр приборлары арта, бина интерьерларында синтетик материаллар күп кулланыла. Алар янган очракта бик агулы газ бүлеп чыгаралар.
Статистика буенча янгыннарның күпчелеге торак секторда чыга. Агымдагы елда безнең районда 18 янгын чыкты. 2 йорт, 7 каралты-кура, янды.
Ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан, көнкүреш электр приборларыннан файдалану, урнаштыру кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мичләр ягу- янгыннар чыгуга төп сәбәпләр булып торалар. Электр җиһазларын монтажлау, ут кертү эшләрен бары тик квалификацияле белгечләр генә башкарырга тиеш. Төрле калынлыктагы, төрле материалдан эшләнгән, изоляциясе зарарланган электр үткәргечләр куллану, аларны кадаклар ярдәмендә беркетү, үткәргечләрне боргычлап ялгау катгый тыела. Электр җылыткычларын, җиһазларын, утюгларны, телевизорны озак вакытка караучысыз калдырырга ярамый. Розеткага берюлы берничә прибор тоташтырып электр челтәренә артык көчәнеш ясау да янгыннарга сәбәп булырга мөмкин. Торак йортларда, фатирларда электр исәпләгечләргә калибрсыз саклагычлар (жучок) кую, төзек булмаган приборлардан файдалану тыела.
Йорт янындагы участокларда, ишек алларында, янучан материаллардан төзелгән корылмалар янында учаклар ягарга ярамый. Учакларны бина, корылмалардан 50 метр ераклыкта гына тергезергә мөмкин. Бу очракта да караучысыз калдырмаска, соңыннан су яки ком белән сүндерергә кирәк. Җәйге чорда һәр торак бина янәшәсендә сулы сыешлык урнаштыру, янгын сүндергечләр булдыру киңәш ителә.
Авыл җирлекләрендә кайберәүләр юлга ук диярлек төзелеш материаллары өеп куялар. Янгын чыккан очракта алар янгын машиналарына киртә булырга мөмкиннәр.
Хәзер җәйге каникуллар бара. Бәла-казага юл куймас өчен балаларны күзәтүсез калдырмагыз,шырпы, зажигалкаларны балалар алмаслык урыннарда саклагыз. Алар белән янгын куркынычсызлыгына багышланган әңгәмәләр үткәрегез.
Шуны онытмагыз: йортыгызның иминлеге сезнең кулларда. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү генә йортыгызны, мал-мөлкәтегезне янгыннардан сакларга мөмкинлек бирәчәк.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев