Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Тиздән кәгазь түләүләргә көн бетәчәк

Соңгы вакытларда республикада электрон түләүләгә күчүне тагын да акивлаштыру турында күп сөйләшүләр бара.

Бер уйласң, чыннан да нигә әле оешмадан-оешмага, банктан- банкка квитанция күтәреп, чиратка басып йөрергә? Хәзер бит күп түләүләрне өйдән чыкмый гына башкарырга мөмкинлек бар. Тик хикмәт башкада. Без бу мөмкинлектән файдаланабызмы соң? Бу елның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районда да элеге ысулдан оста файдаланучылар аз түгел икән. Әнә, Олы Көл авылыннан Вера Безрукова 100 дән артык балл җыеп иң югары электрон түләүләр үткәрүче булып танылган.Аннан кала, Күки җирле үзидарәсе башлыгы Мәүлә Исхаков та бу юнәлештә әйдаманнар рәтенә күтәрелгән. Алардан азга гына калышучылар да байтак күренә районда.Бүген узган район активы җыелышында Вера Безрукова белән Мәүлә Исхаковка район башлыгы Илһам Валеев үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев