Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк

Узган чәршәмбе көнне район территориясендә хокук тәртибе бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов алып барды. Утырышка комиссия әгъзаларыннан тыш кайбер авыл җирлеге башлыклары һәм район үзәге учреждениесе җитәкчеләре чакырылганнар иде.

Масловка, Котлы Бөкәш, Күгәрчен авыл җирлекләре территорияләрендә хокук тәртибен бозуларны профилактикалау буенча җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге турында отчет белән җирлек башлыклары А.Егоров, И.Фәтхетдинов, А.Сафин чыгыш ясадылар. Алар хокук тәртибен бозуларны профилактикалау буенча эшнең план нигезендә, системалы рәвештә алып барылуын билгеләп үттеләр. Тәртипсез гаиләләр һәм КДН, полициядә исәптә торучы, социаль куркыныч хәлдә яшәүче үсмерләр аерым игътибар үзәгендә тотылалар. Хокук тәртибен бозуларны профилактикалу мәсьәләләре совет утырышларында, авыл җыеннарында, ата-аналар җыелышларында даими рәвештә каралалар. Балаларны төрле түгәрәкләрдә, спорт белән шөгыльләнүгә тарту буенча максатчан эш алып барыла. Авылда социаль-икътисадый тормышның тотрыклылыгы бу юнәлештә мөһим фактор булып тора.
Район эчке эшләр башлыгы урынбасары Р.Фәхретдинов авыл башлыкларына ирекле халык дружиналарының (ДНД) эшчәнлеген активлаштыру кирәклеген искәртте. Күп урыннарда аларның кәгазьдә генә булуын билгеләп үтте.
Сүз дә юк, яшьләр арасында җинаятьчелек һәм хокук бозуларга каршы көрәштә спорт белән шөгыльләнү зур урын алып тора. Беренче чиратта бу балаларга һәм яшьләргә кагыла. Районыбыздагы спорт оешмаларының бу юнәлештәге эшчәнлеге турында яшьләр сәясәт, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәүче белгече Н.Хәмидуллина тәфсилләп сөйләде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү, алкоголизм, наркоманияне профилактикалау буенча комплекслы эшләр барышы турында район Мәдәният йорты директоры Ф.Әхмәтҗанова чыгыш ясады.
Ахырда хокук тәртибе бозуларга юл куймау буенча профилактик эшне көчәйтү, активлаштыруга юнәлтелгән карар кабул ителде. Анда комиссия утырышы барышында әйтелгән тәкъдимнәр исәпкә алынды.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев