Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Түбән Новгородта “Татар кызы” матурлык бәйгесе узды

24 сентябрьдә Түбән Новгородта беренче өлкә "Татар кызы" матурлык бәйгесе узды. РНКАТНО каршындагы "Шатлык" клубының "Авыл кызы" бәйгесе оештыру тәҗрибәсе булса да, әлегә шәһәр җирлегендә татар кызлары арасында мондый бәйге уздырылганы юк иде. Бәйгедә катнашырга 10 кыз сайлап алынды, аларга таләпләрнең иң беренчесе - татар телен белү, киемнәрендә милли бизәкләр...

24 сентябрьдә Түбән Новгородта беренче өлкә "Татар кызы" матурлык бәйгесе узды. РНКАТНО каршындагы "Шатлык" клубының "Авыл кызы" бәйгесе оештыру тәҗрибәсе булса да, әлегә шәһәр җирлегендә татар кызлары арасында мондый бәйге уздырылганы юк иде.

Бәйгедә катнашырга 10 кыз сайлап алынды, аларга таләпләрнең иң беренчесе - татар телен белү, киемнәрендә милли бизәкләр булу, иҗади бәйгедә халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдыру иде. Әлбәттә, бу бәйгедә татар кызының тыйнак, әдәпле, күркәм холыклы булганнарына өстенлек бирелде. Бәйгене оештыру "Татарстан - Түбән Новгород" сәүдә йорты, "Окский берег" торак комплексы ярдәме белән мөмкин булды. Мәскәүдән махсус килгән яшь, сәләтле якташларыбыз DJ Радик Яруллин, Рената Ильясова, Сөмбел Билалова да бәйрәмнең бизәге булдылар, әлбәттә. Кызларыбыз үз якташлары каршында иң уңган-булган, тыйнак һәм гүзәл булуларын исбатладылар. Барысы да үзләрен лаеклы күрсәтсә дә, конкурс булгач җиңүчесе дә була инде аның. Өлкә "Татар кызы" исеменә Лилия Гарипова лаек булды.

матбугат ру сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев