Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Татарстан вәкиле четерекле мәсьәләләрдә аеруча сак булырга чакырды

Баланың да хокукы бар, аны якларга кирәк

Узган сишәмбедә район үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Удачина, балаларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге начальнигы Надежда Бычкова, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина гражданнарны кабул иттеләр.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил вазифасы 2010 елдан кертелде. Ел саен балалар омбудсмены аппараты адресына йөзәрләгән мөрәҗәгать керә. Аеруча балаларның торакка, гаиләгә хокуклары бозылу фактлары еш күзәтелә икән. Кайбер ата-аналарның алимент түләүдән качып йөрүләре аркасында балаларның милеккә хокукы бозыла. Медицина хезмәткәрләренең ялгышуы нәтиҗәсендә балаларның сәламәтлеккә хокукына зыян килә. Кыскасы, бала хокуклары буенча вәкилнең эшчәнлеге тормышыбызның барлык өлкәләренә дә кагыла. Аерым очракта бала ата-анага ярдәм итеп, аларның хокукларын торгызып җәмгыятьтә яшәп килгән җитди проблемаларны чишү юллары да эзләнә.

Илгиз Җамалиев.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев