Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Тагын бер елга кадәр хуш, сабантуй

Сабантуе-татар халкының иң олы, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Икенче төрле аны хезмәт һәм дуслык бәйрәме диләр. Минем бик күп Сабантуйлар күргәнем бар. Иң элек бәйрәм өчен мәйдан әзерлиләр. Олы Әшнәк авылында Сабантуй Кече Әшнәк авылы белән ике арада каенлык аланында үткәрелә. Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре урам буйлап...

Сабантуе-татар халкының иң олы, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Икенче төрле аны хезмәт һәм дуслык бәйрәме диләр. Минем бик күп Сабантуйлар күргәнем бар. Иң элек бәйрәм өчен мәйдан әзерлиләр. Олы Әшнәк авылында Сабантуй Кече Әшнәк авылы белән ике арада каенлык аланында үткәрелә.
Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре урам буйлап гармун уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөри. Бу "Сөлге җыю" дип атала. Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән авыл халкы, районнан, шәһәрдән, күрше авыллардан кунаклар җыела. Әшнәк Сабантуена Казаннан махсус чакырылган Дилбәр Фәиз, җырчы Эльвира Хәйруллина, автор башкаручы Айдар Минһаҗев килгән иде. Ә Дилбәр Фәиз Сабантуй урынының матурлыгын әйтми кала алмады.
Башка Сабантуйлардан аермалы буларак, бәйрәм тамашасын Олы Әшнәк авылының имам хатибы Рөстәм Шиһапов азан әйтеп башлап җибәрде, илгә иминлек, хәерле яңгырлар теләде. Аннан ат чабышын игълан иттеләр.
Гаилә учагын 50, 55 ел саклаган, дус һәм тату яшәгән, яшьләргә менә дигән үрнәк булырлык, авылда гомер итүче алты пар бар икән. Тагын бер ел эчендә ике авылдан яшь гаиләләр дүрт сабый алып кайткан. Аларны мәйданга чакырып, авыл советы депутаты Вазыйх Фатыйхов котлады һәм бүләкләр тапшырды. Кинәт мәйдан тын калып, чабышып килүче атларга юл ачты. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алдылар. Җиңүчеләр Сабантуй мәйданына үтте. Беренче булып Ырга авылыннан Илнар Бәдретдинов килде. Икенче һәм өченчелекне Олы Әшнәк егетләре Рәмзил Хөсәенов, Азат Галиев, ә дүртенчене Тулуш егете Илнур Зиннәтов бүлештеләр.
-Атым өч ел рәттән беренче урында килә, сатып алырга теләүчеләр дә булды, яхшы бәя тәкъдим иттеләр, минем «Вольво»-дан аерыласым килми. Аны алдан әзерләргә дә кирәкми бит, ярыш мәйданына чыккач ук ул үзеннән-үзе йөгерә башлый,-ди Илнар Бәдретдинов үзенең юртагы турында.
Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә, кемдер җырлый, кемдер бии. Шунда ук берәүләр кашыкка йомырка салып йөгерә, икенчеләре тун, бүрек киеп чаба, кайсыберсе көянтә-чиләкләп су ташый. Бу милли бәйгеләрдә өлкәннәр дә теләп катнаша. Мәйданнан читтәрәк балалар өчен дә ярышлар бара. Әнә бер көтү бала күз бәйләп уенчык кисәргә тора. Кайберләре баганага атланып капчык сугышы уйный. Озын колгага менеп Айнур Хәмидуллин бүләк тә алып төште. Мәйданга яшүсмерләрне көрәшкә чакырдылар. Илмир Мөхәммәдиев яшьтәшләре арасында беренчелекне эләктереп тә алды.
Сабантуй уен-көлке бәрәме генә түгел, ул еракларда яшәүчеләрне очраштыру урыны да. Ирексездән янәшәдә утырган ике апаның гапләшүенә колак салдым. Алар күп еллар очраша алмаган сыйныфташлар икән. Буген монда күрешеп, күз яшьләрен сөртә-сөртә хәл-әхвәлләрен сорашалар. "Кече Әшнәккә кадәр нинди яхшы юл салганнар. Болай булгач, ешрак кайтырбыз әле, Алла боерса",-дип сөенеп утырдылар.
Мәйдан халкын дулкынланып көттергән милли көрәш вакыты җитте. Олысы-кечесе мәйдан тирәли җыелды. "Кем җиңәр дә, кем батыр калыр?"-дигән сораулы карашларын келәмгә юнәлдерде. Озак та көттермичә кунаклар арасыннан Трой Урай егете Раниф Мөхәммәтшин беренчелекне алды, телевизор белән бүләкләнде. Гер күтәрү ярышы да онытылмады. Тумышы белән Кече Әшнәк егете Илдус Хәбибуллин 75 тапкыр күтәреп, беренче урынга чыкты. Сүз уңаеннан, район сабантуенда да ул беренче призга ия булган. Аннан авыл яшьләре арасында тәкә өчен көрәш башланды. Озак кына бил алышканнан соң җиңүчесе билгеле булды. Батыр-Олы Әшнәк егете Фәнис Әхмәтшин, тәкәне иңбашына салып, шатлыклы хисләр белән мәйданны урап чыкты.
Сабантуе шаулап-гөрләп кичкә кадәр дәвам итте. Батырлар билгеләнде, бүләкләр бирелде. Авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова шушы бәйрәмне уздырырга матди ярдәм күрсәткән спонсорлар: КФХ "Закирова", КФХ "Губайдуллин", ООО "Логос" җитәкчеләренә, Равил Әхмәтҗанов, Нурсил Мифтахов, Азат Гарипов, Равил Назимов һәм башка күп авылдашларга, кибетчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Аннан халык таралышты.
Бушап калган мәйданга карап моңсу булды. Тагын бер елга кадәр, сау бул, Сабантуй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X