Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Сырага да төн бетте

2013 елның 1 гыйнварыннан "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен һәм җитештерүне, алкогольле продукцияне куллануны чикләү турында"гы федераль законның аерым положениеләре закон көченә керде. Алар сыра һәм сыра нигезендә әзерләнгән, составына биш һәм аннан да кимрәк процент спирт булган эчемлекләр белән сәүдә итү тәртипләренә кагыла. Хәзер мондый эчемлекләрне стационар...

2013 елның 1 гыйнварыннан "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен һәм җитештерүне, алкогольле продукцияне куллануны чикләү турында"гы федераль законның аерым положениеләре закон көченә керде. Алар сыра һәм сыра нигезендә әзерләнгән, составына биш һәм аннан да кимрәк процент спирт булган эчемлекләр белән сәүдә итү тәртипләренә кагыла.
Хәзер мондый эчемлекләрне стационар булмаган сәүдә объектларында сату тыела. Аларга җир участогы белән ныгытылмаган, инженер-техник тәэминат челтәренә тоташтырылуына яки тоташтырылмавына карамастан вакытлы корылмалар, шул исәптән күчмә конструкцияләр керә. Ваклап сыра, сыра эчемлекләре белән сату итүче оешма һәм шәхси эшмәкәрләр бу максатларда үз милекләрендә, хуҗалык алып баруда, оператив идарәдә яки арендада стационар сәүдә объектлары, склад биналары, шулай ук контроль-касса техникасы булдырырга бурычлылар.
Татарстан республикасы территориясендә сыра, сыра нигезендә җитештерелгән эчемлекләрне 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр ваклап сату тыела. Бу ресторан, кафе, барларга кагылмый.
Әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Балигъ булмаганнарга алкогольле продукция саткан өчен, әгәр бу җинаять җаваплылыгына тартырлык гамәл булмаса, гражданнарга 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр, урындагы кешеләргә 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф салына.
Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның башка кагыйдәләрен бозган өчен урындагы кешеләргә 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф каралган. Ике очракта да алкогольле һәм спиртлы продукция конфискацияләнергә мөмкин.
Ирекле сату тыелган яки чикләнгән товарларны (башка әйберләрне) законсыз саткан өчен гражданнарга 1500 дән 2000 сумга кадәр, урындагы кешеләргә 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф салына. Бу очракларда да административ хокук бозуга сәбәп булган предметлар конфискацияләнә.
Безнең район территориясендә дә алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрне законсыз сату фактларын ачыклау буенча җитди эшчәнлек алып барыла. Полиция хезмәткәрләре сыра сату тәртипләрен бозуның дистәгә якын очрагын ачыкладылар да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев