Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Сынатмадылар гүзәл затлар

8 март көнне район ЮХИДИ бүлеге, РОСТО автомәктәбе иң оста хатын-кыз автоһәвәскәрләрне ачыклау, руль артындагы гүзәл затларыбызга хөрмәтне арттыру максатыннан "Автоледи-2014" конкурсы уздырдылар. Барлыгы 6 хатын-кыз дәгъвалады бу исемне. Иң элек автомәктәп директоры урынбасары Зөлфәт Җәләев, ЮХИДИ инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев конкурсантларны 8 март бәйрәме белән котладылар, ярыш шартларын таныштырдылыр. Кызлар...

8 март көнне район ЮХИДИ бүлеге, РОСТО автомәктәбе иң оста хатын-кыз автоһәвәскәрләрне ачыклау, руль артындагы гүзәл затларыбызга хөрмәтне арттыру максатыннан "Автоледи-2014" конкурсы уздырдылар. Барлыгы 6 хатын-кыз дәгъвалады бу исемне.
Иң элек автомәктәп директоры урынбасары Зөлфәт Җәләев, ЮХИДИ инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев конкурсантларны 8 март бәйрәме белән котладылар, ярыш шартларын таныштырдылыр.
Кызлар ике этапта көч сынаштылар. Башта юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәре тикшерелде. Нәкъ имтихандагыча, компьютер каршында җавап тоттылар. Гомумән алганда, кагыйдәләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бигрәк тә Альбина Сафиуллина төгәл һәм тиз җавап бирде. Ә менә практик этапта кыенгарак туры килде кызларыбызга. Машина белән идарә итү осталыгына килгәндә Алена Җәләевага тиңнәр булмады. Шактый кыен маршрутны 1 минут 17 секундта узды ул.
Хөкемдарлар очколарны санап, җиңүчеләрне ачыклаган арада, кызлар белән кыскача әңгәмә куертып алдым.
-Машина сезнең өчен нәрсә ул: зиннәтме әллә хәрәкәтләнү чарасымы?
-Машина безнең беренче ярдәмчебез. Хатын-кызның эш, мәшәкате чиктән ашкан бит. Балаларны бакчага, мәктәпкә илтергә кирәк, кибетенә дә өлгерәсе бар.
Тормышыбызны машинадан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.
-Ә юлда ир-егетләрнең мөнәсәбәте ничек?
-Күпчелек ир-егетләр хөрмәт белән карыйлар, юл бирәләр, кирәк чакта ярдәм итәләр. Ә мәгънәсезләре, культурасызлары юлда да мәгънәсез, тәртипсез инде аның. Юлда хатын-кызмы син ир-атмы, җәяүлеме, руль артындамы бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк.
Кызларның фикерләре белән килешми дә мөмкин түгел шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев