Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Сугышлар гына була күрмәсен”

Безнең Яншык авылы Мәдәният йорты диварын Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Габделхаков фоторәсеме бизи. Әйтерсең лә, ул бүгендә авылны күзәтеп тынычлыгын саклап тора. Габделәхәт бабай 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Чита өлкәсенең Даурия станциясендә хезмәт итә. 1941-1945 елларда укчы полкта танкка каршы пушка төзәүчесе ярдәмчесе булып фашистларны тар-мар итүгә...

Безнең Яншык авылы Мәдәният йорты диварын Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Габделхаков фоторәсеме бизи. Әйтерсең лә, ул бүгендә авылны күзәтеп тынычлыгын саклап тора.
Габделәхәт бабай 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Чита өлкәсенең Даурия станциясендә хезмәт итә. 1941-1945 елларда укчы полкта танкка каршы пушка төзәүчесе ярдәмчесе булып фашистларны тар-мар итүгә зур өлеш кертә. 1945 елда Япония белән сугыш вакытында Кече Хинган, Олы Хинган шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1946 елның июль аенда гына ил алдындагы изге бурычын үтәп туган авылына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. 6 ел дәвамында күп мәртәбәләр үлем белән күзгә-күз очрашуларын, күргән газапларын куркыныч төш кебек искә ала ул.
1981 елга кадәр колхозда тимерче булып эшли. Хәзер авылның мулласы, мәртәбәле аксакалы.
Бөек Җиңү көнен бәхетле картлыкта каршылый Габделәхәт бабай. Аның 5 баласы, 17 оныгы, оныкчыгы бар. Хәзерге көндә улы Мәхмүт, килене Равия тәрбиясендә яши. "Безнең әти, бабакай",-дип өзелеп торалар.
-Тормыш авырлыкларына бирешмичә, сынмыйча, сыгылмыйча чын кеше булып яшәргә кирәк. Сугышлар башка булмасын,-ди Габделәхәт бабай.
Алсинә Шәрәфиева,
Яншык авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев