Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Сугыш чоры балаларыннан “Батырлык” дәресе

Биредә Республика ветераннары советы; Лаеш районы хакимияте; Татарстан республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы; Татарстан Республикасының яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы; Арча, Әтнә, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык бистәсе вәкилләре катнашты.
Семинарның пленар өлешен Татарстан республикасы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков ачып җибәрде:
"Бүген монда өлкән буын һәм яшьләр бергә җыелды. Без семинар үткәрү темасын күтәреп чыккач, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка хакимият вәкилләре бик теләп риза булдылар һәм үзләренең темаларын тәкъдим иттеләр. Хәзерге вакытта Татарстанда яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен дәүләт органнары, төрле оешмалар бик күп көч куя. Шуңа да бүген бары тик якты уйларның гына яңгыравын телим. Кемнәрдә нинди фикерләр, сораулар бар, аларны безгә житкерә аласыз",-диде ул.
Аннан соң сүз башкарма комитет рәисе җитәкчесе Андрей Корсаловка бирелде. Ул Лаеш муниципаль районында яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен нинди эшләр башкарылуы турында чыгыш әзерләгән иде.
Шулай ук Казанның Вахитов районы ветераннар советы рәисе Генрих Бердниковның чыгышы тамашачыларның күңеленә хуш килде. Ул сугыш чоры балаларының авыр тормышы, аларның җиңүгә керткән зур өлешләре турында сөйләде. Бүген "сугыш чоры балалары" тарафыннан мәктәпләрдә, төрле уку йортларында, учреждениеләрда бик күп чыгышлар ясалганы турында әйтте.
"2011 елның октябрь аенда район ветераннар советы җыелышында "Сугыш чоры балалары искә ала" дип аталган проект гамәлгә керде. Шул нигездә әлеге проект кысаларында җыентык төзергә карар кылынды. Күпләр бу тәкъдимгә уңай җавап бирделәр. Шулай итеп бик күп җыентыклар дөнья күрде. Болар хәзерге һәм киләчәк буын өчен хәзинәгә тиң истәлекләр",-диде ул.
Семинарда шулай ук балалар белән патриотик тәрбия алып баруда бик зур тырышлык күрсәткәннәр бүләкләнде. Җыелыш ахырында ветераннар советы әгъзалары тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Соңыннан кунаклар өчен "Габишево" Мәдәният һәм спорт үзәгендә концерт һәм чәй табыны оештырылды. Бу чара өлкән буын белән яшьләр арасындагы бәйләнешне ныгытыр, яшьләргә патриотик эшчәнлек алып бару өчен зур этәргеч бирер дип ышанасы килә.
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
фото с сайта www.yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев