Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Сугарулы мәйданнар арта

Соңгы вакытта районда җирләрне сугаруга игътибар артты. Вакыт барысын да үз урынына куя шул. ХХI гасырда игенче тулысынча табигать капризларына бәйле булырга тиеш түгел. Ә мелиорация тотрыклы уңыш алуның ышанычлы юлы.

Әле күптән түгел генә безнең районда шактый зур мәйданнар сугарыла иде. Әмма икътисадый үзгәртеп корулар чорында авыл хуҗалыгының әлеге куәтле тармагы тәмам таркалды. Районда мелиорация эшләре бөтенләй алып барылмады дип әйтү дөрес булмас. Әмма ул җитәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Соңгы вакытта бу мәсьәләгә республикада һәм районда зур әһәмият бирелә. Татарстан президенты Р.Миннехановның махсус программасы мелиорациянең үсешенә яңа этәргеч бирде. Ул республикада уңышлы гына тормышка ашырыла.
"Строймонтаж" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең төрле гидромелиоратив корылмалар һәм объектлар төзүдә, реконструкцияләүдә тәҗрибәсе зур. Чөнки бу оешма үзвакытында мелиорация белән шөгыльләнгән ПМК-7нең дәвамчысы.
-Иске Арыштагы плотина төзелешенә 3 майда керешкән идек. Объектның бәясе 5 миллион сум,-диде ООО "Строймонтаж" директоры Габделхан Имамиев. -Бу урында плотина бар иде барын. Әмма ул тулысынча диярлек җимерелгән иде. Эшне яңадан башларга туры килде. Бу плотина күләме 510 мең кубометр. Аның төп максаты якын-тирәдәге җир мәйданнарын сугару. План буенча без объектны 31 ноябрьга тапшырырга тиеш. Әмма эшне күпкә алданрак төгәлләрбез дип уйлыйм. Чөнки төп эшләр башкарылды инде. Төзүчеләребез яхшы эшләделәр. Бигрәк тә бульдозерчы Рафаэль Нәбиуллин, эретеп ябыштыручы Зөлфәт Муллаәхмәтов үзләренә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкардылар. Сүз уңаеннан "Азык-төлек корпорациясе" игенчеләре бу җәйдә күчмә сугару җайланмалары белән бәрәңге җиренә су сиптерделәр. Киләсе елда Бәткедәге плотинаны капиталь ремонтлау планга кертелгән. Бер бригадабыз Биектау районынында плотина төзи.
Районда РУЭООС оешмасы да мелиорация эшләре белән шөгыльләнә. Хәзер алар Трой Урай, Каз.Чаллы җирләрендәге гидротехник корылмаларга реконструкция ясыйлар. Якын киләчәктә районыбызда сугарулы җирләр артыр дип ышанабыз.
Рәсемнәрдә: Иске Арыш плотинасында төзелеш бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев