Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Суфия Мифтахова: “Авыр дип тормадык, һөнәргә хилафлык кылмадык”

Суфия апа бала вакыттан ук шәл бәйләргә өйрәнә, яшьтән кул арасына керә, белмим дип тормый, нинди генә эшкә тотынса да ут уйната. Үзең эшләмәсәң бәхетне бер җирдә дә өеп куймыйлар.

Олы Әшнәк мәктәбен тәмамлаганнан соң, бәхет эзләп читкә чыгып китми, туган авылы Кече Әшнәктә кала. Үзенең булдыра алырлыгына нык ышанып фермага сыер савырга килә һәм ялгышмый. Гомер юлдашы да янында гына йөргән икән, шул авыл егете Габделәхәт Мифтахов белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике ул үстерәләр.
Авылда гына түгел, ничә ел рәттән район сабан туенда "Алдынгы сыер савучы" лентасы белән олы бүләккә ия була Суфия Мифтахова. "Ул елларда 17-18 сыерны кул белән сава идек. 1987 елда аппаратлар кайтты. Машина булгач, эш бераз җиңеләя төште, 25 сыер савырга керештек. Хезмәт хакы 4000-5000 сум иде. Авыр дип тормадык, сайлаган һөнәргә хилафлык кылмадык",-ди Суфия апа үткәннәрне искә төшереп. Һәр көнне иртәнге дүрттә торып эшкә китә ул. Сыерларны савып, ашатканнан соң аязга чыгарып калдыра. Көндезге унбердә барып яңадан абзарга ашарга кертергә кирәк. Сәгать өчтә килеп аларны ашата, эчертә, савып эшен бетереп, өйгә кайтып киткәндә кич була, балалар белән эштән кайткач кына күрешәләр.
Гөлназ Зарипова.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев