Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Суд залында балалар

Бүгенге яшьләребезнең күбесе кечкенәдән юрист белгечлегенә ия булырга хыялланалар.

Тик алар әле бу күпкырлы һөнәрнең барлык нечкәлекләренә төшенеп җитә алмыйлар. Нәкъ менә шул нияттән һәр мәктәптә игълан ителгән куркынычсызлык айлыгы уңаеннан Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең 6 А сыйныф укучылары район судында булып, аларның көндәлек эшчәнлекләре белән таныштылар. Укучылар алдында иң элек район суды рәисе Вәкил Мөхәммәтгалиев чыгыш ясады. Ул укучыларга үз эшләренең барлык нечкәлекләрен җентекләп аңлатты. Шуның белән бергә соңгы вакытларда район судының төп ярдәмчеләре булган суд приставларының көндәлек бурычлары турында да сөйләде. Район суды иминлеген тәэмин итүче суд приставы хезмәткәре Александр Куприянов укучыларга үз эшчәнлекләрен бик тәфсилләп аңлатты. Инде бу кадәр аңлаешлы чыгышлардан соң район суды һәм пристав хезмәткәрләренә сораулар да булмас дигән идек, кая ул, укучылар бер-бер артлы хөкем карары чыгару нечкәлекләре хакында сорауларны яудырдылар гына. Алар берүк вакытта район судының көндәлек эшләренә бәйле булган күпкырлы сорауларын да бирми кала алмадылар. Күрәсең, күп еллардан бирле бу бина яныннан үтеп йөрү вакытында аларның сораулары тупланган. Район судында эшләүче абый-апалары аларга җәмәгать урыннарында тәртипсезләнеп йөрү, хокук тәртибен бозу өчен җәза чаралары хакында да бик тирәнтен аңлатма бирделәр. Әлбәттә, кайберәүләр инде суд хезмәткәре булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге хакында да кызыксынмый булдыра алмады. Кыскасы, бу очрашу бер укучыны да битараф калдырмады. Һәркайсы үзен күптәннән борчыган сорауларына төпле җавап тапты. Ә кем белә, бәлки әле киләчәктә нәкъ менә шушы укучы малайлар һәм кызлар хокук сагы хезмәткәре булырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев