Станислав Мәскәүгә, ә егерме бала Казанга барачак
Балык Бистәсе гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Станислав Мишин Мәскәүгә Россия Президенты Ёлкасына барачак.
Ул яшь судомодельчылар арасында Рәсәй призеры булган яшь талантыбыз. Күптән түгел генә Архангельск шәһәрендә узган Россия чемпионатында икенче урын алып Татарстан командасының өченче урынга чыгуына зур өлеш кертте ул. Ә 22 декабрьдә районыбызның 20 талантлы укучысы Татарстан Президенты Ёлкасында кунак булып кайтачаклар.
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев