Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Солдатта булган диләр...

Язгы-көзге чакырылышлар башлануга берәүләр армия сафларына алына, икенчеләр исә хәрби хезмәт итү срогын тутырып туган якларына кайта. Иске Арыш авылыннан игезәк егетләр-Булат, Илфат Зәйнуллиннар да узган елның яз аенда армия сафларына алынганнар. Авыл һавасын сулап, җир сулышын тоеп үскән егетләр хәрби хезмәттә дә сынатмыйлар. Хәрби часть командирыннан алынган Мактау кәгазьләре,...

Язгы-көзге чакырылышлар башлануга берәүләр армия сафларына алына, икенчеләр исә хәрби хезмәт итү срогын тутырып туган якларына кайта.
Иске Арыш авылыннан игезәк егетләр-Булат, Илфат Зәйнуллиннар да узган елның яз аенда армия сафларына алынганнар. Авыл һавасын сулап, җир сулышын тоеп үскән егетләр хәрби хезмәттә дә сынатмыйлар. Хәрби часть командирыннан алынган Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да шул турыда сөйли. Казанда үткән XXVII нче Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм Сочида уздырылган кышкы Олимпиада вакытларында җәмәгать куркынычсызлыгын һәм тәртибен тәэмин итүдә зур өлеш керткәннәре өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. Шулай ук хәрби часть оештырылуның 47 еллыгына багышланган чараларда күрсәткән хезмәтләре дә Мактау кәгазьләре белән бәяләнгән.
Быел 23 апрельдә Булат белән Илфат хәрби хезмәтләрен тәмамлап туган авылларына кайтканнар. Ил алдындагы бурычларын тугрылыкта үтәгән егетләр киләчәктә дә әти-әниләренең ышанычын аклап яшәрләр әле.
Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев